Логотип «Мәйдан» журналы

Исерткеч эчемлекләргә ташламалар булмаячак

Дәүләт Думасы депутатлары 3 июльдә беренче укылышта алкогольгә ташламаларны тыю турындагы канун проектын карый. Бу хакта канунчылык эшчәнлеген тәэмин итү системасында хәбәр ителә.Парламентарийлар фике...

Дәүләт Думасы депутатлары 3 июльдә беренче укылышта алкогольгә ташламаларны тыю турындагы канун проектын карый. Бу хакта канунчылык эшчәнлеген тәэмин итү системасында хәбәр ителә.
Парламентарийлар фикеренчә, сәүдә челтәрләре оештырган ташлама бирүче акцияләр исерткеч эчемлекләрне сатып алуга өстәмә стимул булдыра. Шунлыктан депутатлар сәүдә оешмаларына алкогольгә ташламалар ясауны тыярга тәкъдим итә.
 

Комментарийлар