Логотип «Мәйдан» журналы

Исерек хәлдә руль артына утыручыларны 3 елга колониягә озатырга җыеналар

РФ Эчке эшләр министрлыгында исерек хәлдә руль артына утырып машина белән идарә иткән өчен җәзаны катгыйлату турында сөйләшүләр бара. Андый кешеләрне ирекләреннән өч елдан артык вакытка мәхрүм итү тур...

РФ Эчке эшләр министрлыгында исерек хәлдә руль артына утырып машина белән идарә иткән өчен җәзаны катгыйлату турында сөйләшүләр бара.
201512567ea4b44ed6e
Андый кешеләрне ирекләреннән өч елдан артык вакытка мәхрүм итү турындагы мәсьәлә өйрәнелә, дип белдергән министрлык башлыгы Владимир Колокольцев. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.
"РФ Эчке эшләр министрлыгы хокук бозуның әлеге төре өчен иректән мәхрүм ителүне өч елдан арттыру турында сүз алып бара. Шулай итеп, әлеге хокук бозу уртача разрядка карый торган булачак һәм аның нәтиҗәләре дә җиңел булмаячак", – дигән Владимир Колокольцев.
 

Комментарийлар