Логотип «Мәйдан» журналы

Иртәгә көзге ярминкәләр башлана

Иртәгә, 10 сентябрьдә, Казан, Чаллы, Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана.Казанда ярминкәләр  һәр елдагыча 10 сәүдә мәйданчыгында оештырыла.Шулай ук Яшел Үзән р...


Иртәгә, 10 сентябрьдә, Казан, Чаллы, Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана.


sotsialnaya_yarmarka
Казанда ярминкәләр  һәр елдагыча 10 сәүдә мәйданчыгында оештырыла.
Шулай ук Яшел Үзән районының Октябрьский поселогында “Яңа Тура” технополисы территориясендә дә сәүдә итәчәкләр.
Казандагы ярминкә урыннары:
– Совет районында – “Казан” агросәнәгать комплексы” (Аграр урам, 2) һәм “Дәрвиш” базары территориясендә (Дәрвишләр бистәсе, Липатов урамы, 7);
– Яңа Савин районында – “Бәхетле” сәүдә үзәге мәйданчыгында (Хөсәен Ямашев проспекты, 71а);
– Авиатөзелеш районында – “Бәхетле” сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта (Ленинград урамы, 27);
– Мәскәү районында – Г.Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә (Восстание урамы, 83);
– Киров районында – “Җиләкле бистәсе” сәүдә үзәге каршындагы территориядә (Краснококшайский урамы, 152/2) һәм Юдино бистәсендә (Юдино бистәсе, Ильич урамы, 1);
– Вахитов районында – Чехов базары артындагы мәйданчык (Чехов һәм Достоевский урамнары киселешендә).
– Идел буе районында – “Чулпан” мәдәни үзәге янындагы мәйданчыкта (Җиңү проспекты, 48а).
Чаллыда ярминкәләр 3 мәйданчыкта оештырыла: Сарман трактында, Г.Камал исемендәге бульварда (Тынычлык һәм Мәскәү проспектлары арасында) һәм “Южный” агросәнәгать паркында.

Бәяләр кибетнекенә караганда күпкә арзанрак булачак. Министрлык уздырган киңәшмәдә ярминкәләрдә сатыла торган продукциягә бәяләр дә билгеләнде.
кош ите – 115 сум,
күркә ите – 235 сум,
сыер ите – 250-300 сум,
дуңгыз ите – 230-270 сум,
сарык ите – 320-380 сум,
югары категорияле йомырка – 55 сум,
сайланма йомырка – 50 сум,
1 нче категорияле йомырка – 45 сум,
үлчәп сатыла торган сөт – 28-30 сум,
каты сырлар – 280-330 сум,
ак май – 300 сум,
шикәр комы – 44 сум,
югары сортлы он – 20 сум,
карабодай ярмасы – 49 сум,
бәрәңге – 10 сум,
кишер – 12-15 сум,
чөгендер – 12-15 сум,
баш суган – 17-18 сум,
кәбестә – 8-10 сум,
бодай – 9 сум,
арпа – 8 сум,
арыш – 6 сум,
балык (карп) – 150 сум.
Әлеге бәяләр бер килограмм яисә бер литр продукциягә, йомыркага – 10 данә исәбеннән күрсәтелгән.
Продукцияне сатуга карата куела торган ветеринария-санитария таләпләренә игътибар зур булачак. Ит һәм башка ит продукцияләре ярминкәгә районнарда ветеринария-санитария экспертизасы узгач кына (ә ул түләүсез ясала) кертелсә, эшкәртелмәгән сөт йогышлы авырулар булмаган хуҗалыклардан гына  китереләчәк.
Чаллыда һәр шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Татарстанның Чулман төбәге районнарыннан килгән хуҗалыклар үзләре җитештергән яшелчә, җиләк-җимеш, бал, май һәм башка сөт ризыкларын, ярма, он, кош һәм эре терлек итләрен тәкъдим итәчәкләр.

Чаллыда сәүдә итү өч урында башкарыла: Сарман трактында, “Южный” агропромышленность паркында һәм Галиәскәр Камал бульварында. Беренче ярминкә 10 сентябрьдә ачыла. Бәяләр базарларда һәм кибетләргә караганда күпкә арзанрак булачак. Сатучылар эшне сәгать 8.00дән башлыйлар.

Комментарийлар