Логотип «Мәйдан» журналы

Иркутскида сәүдә-күңел ачу үзәгендә шартлау булып, 8 бала зыян күргән

Иркутск шәһәренең “Комсомолл” сәүдә-күңел-ачу үзәгендә булган шартлауда 8 бала зыян күргән, дип хәбәр итә IRK.ru. © Фото : группа "Инцидент | Иркутск" во ВКонтактеФаҗига 1 июнь көнне, “Гравитация” фән...

Иркутск шәһәренең “Комсомолл” сәүдә-күңел-ачу үзәгендә булган шартлауда 8 бала зыян күргән, дип хәбәр итә IRK.ru.
1521852428 © Фото : группа "Инцидент | Иркутск" во ВКонтакте
Фаҗига 1 июнь көнне, “Гравитация” фәнни-күңел ачу үзәгендә химик тәҗрибәләр уздырганда килеп чыккан. 70кә якын кеше булган залда тәҗрибә үткәргәндә, нидер шартлаган.
Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәрләре буенча, шартлау нәтиҗәсендә 8 бала зыян күргән. Аларның сәламәтлеге турында мәгълүмат ачыклана.
Янгын сүндерүчеләр сәүдә-күңел ачу үзәгеннән мең ярым кешене эвакуацияләгән.
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=YEihlKysq-0[/embed]
 
http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар