Логотип «Мәйдан» журналы

Иркутскида "Боярышник" эчеп үлүчеләр саны 60ка җиткән

Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Иркутскида ашыгыч утырыш уздырган, Бу хакта РИА "Новости" яза.17 декабрьдән Иркутскида ванналар өчен метил спиртыннан ясалган “Боярышник” сыекчасы эчеп агу...

Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Иркутскида ашыгыч утырыш уздырган, Бу хакта РИА "Новости" яза.
761f26fa-96ea-44aa-b48c-40811500a5a7_cx0_cy9_cw0_w987_r1_s_r1
17 декабрьдән Иркутскида ванналар өчен метил спиртыннан ясалган “Боярышник” сыекчасы эчеп агуланган кешеләр хастаханәләргә китерелә башлады. Косметикада кулланыла торган әлеге хәмерле сыекчаны эчеп үлүчеләр саны, соңгы мәгълүматларга караганда, 60ка җиткән. Хастаханәдә тагын 40 кеше ята. Бу хакта төбәкнең сәламәтлек саклау министры сүзчесе Татьяна Шкурская хәбәр итә.
Дүшәмбе шәһәрдә гадәттән тыш хәл игълан ителде, сишәмбедән ул бөтен өлкәгә кертелде. Эчәргә яраксыз хәмерле сыекчалар сату вакытлыча тыелды.
Агулану эше нигезендә 11 кеше тоткарланган. Сүз сыекчаны ваклап сатуга чыгарган эшмәкәрләр турында бара. Тоткарланган берничә кешегә гаепләү белдерелгән. Россия Тикшерү комитетының үзәк аппараты тарафыннан тикшерү эшләре башланган.

Комментарийлар