Логотип «Мәйдан» журналы

Иркутск янында Татарстан кешесендә 80 мең кап ялган акцизлы сигарет тапканнар

Слюдянск районында полиция хезмәткәрләре ялган акциз маркалы сигаретлар төялгән йөк машинасын тоткарлаган. Бу хакта Иркутск өлкәсе Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Фото: vk.com/polic...

Слюдянск районында полиция хезмәткәрләре ялган акциз маркалы сигаретлар төялгән йөк машинасын тоткарлаган. Бу хакта Иркутск өлкәсе Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
02071 Фото: vk.com/police38
31 яшьлек Татарстан кешесе товарга бернинди документлар да күрсәтә алмаган.
Йөк машинасыннан төрле исемдәге 80 мең кап сигарет алганнар. Экспертиза тәмәке продукциясенә ялган акциз маркалар ябыштырылган булуны раслаган.
“Ялган акциз маркаларны, махсус маркаларны, билгеләрне әзерләү яки аларны куллану” факты буенча эш кузгатылган.
Полиция җинаять мәгълүматларын ачыклый.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар