Логотип «Мәйдан» журналы

Ир-егетләрдән кабул итәргә ярамаган бүләкләр

Буш акча янчыгы. Бу — һәр кешенең шәхси әйбере. Һәм ул сезнең кулга килеп эләккәнче үк анда инде күпмедер акча салынган булырга тиеш. Шулай түгел икән, сезгә акча керүдән туктаячак.Пычак һәм кайчы. Ка...

Буш акча янчыгы. Бу — һәр кешенең шәхси әйбере. Һәм ул сезнең кулга килеп эләккәнче үк анда инде күпмедер акча салынган булырга тиеш. Шулай түгел икән,

сезгә акча керүдән туктаячак.

Пычак һәм кайчы. Кадый һәм кисә торган әйберләрне беркайчан да бүләккә сайларга ярамый. Моңа маникюр җыелмасы да керә.

Кулъяулык. Кулъяулыкны күз яше белән бәйлиләр. Кемдер кулъяулык бүләк итеп, сезне “бәхетле” итәргә тели икән, баш тартыгыз.

Көзге. Бигрәк тә иске, борынгы, моңа кадәр инде кемнәрнеңдер өендә торган көзгеләрне бүләккә алу куркыныч. Алар кешенең матурлыгын да, яшәү дәртен дә, яшьлеген дә “суырып” алырга мөмкин.

Перчатка. Бу да кеше­нең шәхси әйбере санала һәм аның аша сезнең белән идарә итәргә мөмкиннәр.

Каеш. Кем бүләккә кабул итеп ала, каеш шул кешенең күңелен чорнап, буып торырга мөмкин. Алай гына түгел, хәтта гәүдәсен урап алган кебек тоелырга, кеше шуннан чыга алмый тилмерергә мөмкин.

Бүлмәдә үсә торган пальма. Бу гөл йортка негатив кына алып килә. Бүләк итүче шушы гөл белән бергә үзенең авыруларыннан, күңелсез­лек­ләреннән котыла.
«Кызыл таң»

Комментарийлар