Логотип «Мәйдан» журналы

Иосиф Кобзон авыр хәлдә Мәскәү хастаханәсенә эләккән

Дәүләт думасының Мәдәният буенча комитеты башлыгының беренче урынбасары, СССРның Халык артисты Иосиф Кобзон авыр хәлдә хастаханәдә ята.Бу хакта РИА Новости га Дәүләт думасындагы чыганактан билгеле бул...

Дәүләт думасының Мәдәният буенча комитеты башлыгының беренче урынбасары, СССРның Халык артисты Иосиф Кобзон авыр хәлдә хастаханәдә ята.
Бу хакта РИА Новости га Дәүләт думасындагы чыганактан билгеле булган. Халык артистының хәле "авыр, әмма ул тотрыклы". Чыганак сүзләренчә, хәзер Кобзон онкоүзәктә химиотерапия курслары үтә.
Билгеле булганча, 2005 елда артистта онкологик авыру табылган иде. Аңа ике операция ясалды, ә 2009 елдан табиблар күзәтүе астында тора.
 

Комментарийлар