Логотип «Мәйдан» журналы

Intertat һәм Sntat коллективлары "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына кушыла

Intertat электрон газетасы һәм Sntat электрон газетасы журналистлары "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы составына кушыла.– Бу кыскарту түгел, ә яңача оештыру процессы. Мәгълүмат кырында "Татар-информ"...

Intertat электрон газетасы һәм Sntat электрон газетасы журналистлары "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы составына кушыла.
– Бу кыскарту түгел, ә яңача оештыру процессы. Мәгълүмат кырында "Татар-информ"ның ролен көчәйтү турында сүз бара, – дип ачыклык кертте "Татар-информ" агентлыгы аша "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин. – Татарстан Республикасында "Татар-информ"ны иң оператив, күп укыла торган, тиз һәм төгәл агентлык итү өчен безнең ресурсларны берләштерәбез һәм агентлык эчендә көчләрне билгелибез. Республика җитәкчелеге безнең алга шундый бурычлар куйды һәм без шуны үтибез. Intertat һәм sntat иҗади коллективы исәбенә "Татар-информ"ның аналитик эчтәлеген көчәйтәбез. Иҗатчыларга кыскарту кагылмый. "Татар-информ" канаты астына рус һәм татар телле журналистлар җыела. Бу холдинг эчендә мәгълүмат өчен көндәшлекне бетерү мөмкинлеге булачак. Шулай ук мин бер-берсен кабатлаучы берничә электрон гаммәви мәгълүмат чараларына бюджет акчасын сарыф итү урынлы түгел дип саныйм.
 
Чыганак: http://intertat.ru/tt

Комментарийлар