Логотип «Мәйдан» журналы

Иң яхшы орлыкларны ничек сайлап алырга?

Хәзерге заманда орлык җитештерү буенча лицензияне алу беркемгә дә кыенлык тудырмый.

Шуның аркасында матур капларга салынган, уңыш бирми торган орлыклар сатучы алдакчылар да күбәйде.
Мондый ялган җитештерүчеләр тозагына эләкмәс өчен нишләргә соң?
Гомуми киңәшләр.

- Орлыкны үзегез белгән, шул өлкәдә специальләшкән кибет яисә фирмадан гына сатып алыгыз.
- Исегездә тотыгыз, яхшы орлыклар арзан була алмый. Шунлыктан билгесез кешеләрдән бәясе төшерелгән орлыклар сатып алмагыз.
- Шулай ук "распродажа", "акция" ише язуларга да игътибар итмәгез. Билгеле булганча, ташлама белән гадәттә куллану вакыты чыгучы, озак яткан орлыклар яки сыйфаты начар булган товарны саталар.
- Орлык сайлаганда аның матур кабына түгел, ә андагы товар һәм җитештерүче турында мәгълүматны карагыз.
- Бер төрле сорт яисә бер генә җитештерүче орлыгын алмагыз. Төрле исемдәгеләрне алып, сорт һәм җитештерүчеләргә бәя бирә алырсыз.

Гибрид яки сорт?
Әгәр дә орлыкның атамасыннан соң F1 дип язылган икән, бу сезнең алда гибрид, ике яки аннан да күбрәк сортларны кушып ясалган үсемлек, дигәнне аңлата. Мондый культуралар аерым бер чирләргә бирешмәүчәнлеге, суыкка чыдам булуы, югары уңыш бирүче, эре җимешле һәм башка төрле яхшы яклары белән аерылып тора.
Ә сортлар күп еллар буена иң яхшыларны җыеп бару нәтиҗәсендә эшләнгән. Шулай да гибридлар сыйфатлары бертөрле булу белән аерыла, мәсәлән, әгәр орлыкның характеристикасында җимешләр 100 г. авырлыкта була диелгән икән, шундый зурлыктагы бер түтәл помидор үстерергә була. Ә менә сортлы үсемлекләр белән мондый ук уңышка дәгъва итеп булмый.
Гибрид үсемлекләрнең орлыгын җыймыйлар. Чөнки аны утыртып, яхшы уңыш алып булмаячак.
Кайбер орлык капларында сортның исеменнән соң  S хәрефен күрергә мөмкин. Әлеге билге безнең каршыда элиталы сорт орлыгы икәнен аңлата. Андый орлыкларның буынын сан белән күрсәтәләр. S1 – бу беренче буын, S2 – S1 буыныннан алынган һ.б. Иң яхшы сыйфатлысы 1 саны язылганы була.

Орлыкның кабында нинди мәгълүмат булырга тиеш?
Намуслы җитештерүче орлык салынган пакетта түбәндәгеләрне күрсәтә:
- культураның һәм сортның атамасы;
- җитештерүче турында төгәл мәгълүматлар - фирманың исеме, адрес, телефон номеры, e-mail;
- тутыру вакыты һәм орлыкны куллану срогы;
партиянең номеры;
- граммларда авырлыгы яки данәләп орлык саны;
- сыйфат буенча милли стандартларга туры килүе, номеры күрсәтелгән булырга тиеш  (Россия өчен ГОСТ 52171-2003).
 
Әгәр партиянең номеры һәм срогы капта типографик ысул белән басылган икән, бу фальсификат булырга мөмкин. Аны сатып алмаска тырышыгыз. Чөнки әлеге пакетка кайсы партия һәм кайчан салыначагын алдан белеп булмый.
Сатучылар күп вакытта орлыкның кабында граммларда авырлыгын күрсәтәләр. Анда күпме орлык салганнарын аңлар өчен, орлыкның якынча авырлыгын белергә кирәк. Вак орлыклар (укроп, салат, сельдерей, шалкан, петрушка, кишер) 1 граммында 600 дән алып 1000 данәгә хәтле булырга мөмкин. Уртача орлыклар (кәбестә, суган, томат, борыч, баклажан) – 150-350 данә, эреләре (кавын, кыяр, чөгендер, шпинат, пастернак, редис) – 100-110 данә, бик эре (кавын, карбыз, фасоль, борчак һ.б.) 1 граммында 10 лап данә орлык була.
Үсемлекнең сортына караган үзлекләре, утыру вакыты, җиргә күчерү, уңышны җыю турында мәгълүмат бирү мәҗбүри түгел. Шулай да кайбер намуслы җитештерүчеләр орлык савытына боларын да кертә.
 
Дражеланган орлыклар
Сатуда гадәти орлыклардан кыйммәтрәк торучы дражеланган орлыклар елдан-ел күбрәк күренә. Алар гадәти орлыктан нәрсәсе белән аерыла соң?
Әлеге орлыклар саклагыч катлам белән тышланган, шуның белән алар төрле төстәге дражеларны хәтерләтә.
Мондый орлыкларның өстенлеге:
- аларны бер-берсеннән билгеле бер аралыкта утыру җиңел;
- яхшы шыталар, туклыклы матдәләргә бай булган катлам белән тышланганнар;
- авыруларга һәм корткычларга чыдам;
- уңыш 10-25% ка югарырак.
Гади орлыклардан аермалы буларак, утыртыр алдыннан дражеланган орлыкны суда тотмыйлар. Шулай да саклагыч тышчасы эреп бетсен өчен, дымлы туфракка утырту кирәк. Алай итмәгәндә, орлыклар коры килеш калачак һәм тишелмәскә мөмкин.
 
 

Чыганак: https://www.ogorod.ru


 

Комментарийлар