Логотип «Мәйдан» журналы

Имтихан нәтиҗәләрен арттырып күрсәтүче мәктәпләрнең исемлеген бастырып чыгарачаклар

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Бөтенроссия тикшерү эшләренең күрсәткечләрен арттырып күрсәтүче мәктәпләрнең исемлеген бастырып чыгарырга ниятли, дип белдерде ведомство башлыгы С...

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Бөтенроссия тикшерү эшләренең күрсәткечләрен арттырып күрсәтүче мәктәпләрнең исемлеген бастырып чыгарырга ниятли, дип белдерде ведомство башлыгы Сергей Кравцов «Российская газета»да басылган әңгәмәсендә.
Россия. Казань. 29.05.2017 - Стартовал основной этап ЕГЭ (фото: Ильнар Тухбатов / ИА Татар-информ) фото: архив Ильнар Тухбатов / ИА Татар-информ)
«2017 елда без төбәкләргә мәктәпләр тарафыннан Бөтенроссия тикшерү эшләрен үткәрүнең объективлыгына ясалган анализ нәтиҗәләрен җибәрдек. Безнең мәгълүматларда кимчелекле урыннар һәм кайсы юнәлештә эшләргә кирәклеге ачык күренә. 2018 елда объективлыкка бәйле вазгыять яхшырмаган мәктәпләрне атаячакбыз», - диде С.Кравцов.
Ул шулай ук «югары мәктәптә белем бирүнең сыйфатын тикшерү дәвам итүе» хакында әйтте.
«Рейтинглар вузлардагы хәлләрне күзалларга ярдәм итсә дә, алар формаль, тышкы күрсәткечләргә генә таяна. Минемчә, студентларны әзерләүнең сыйфатына игътибар итәргә кирәк», - дип искәртте С.Кравцов.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар