Логотип «Мәйдан» журналы

Иминиятләштерү пенсиясе кемнәргә бирелә?

Пенсия яшенә җитеп, стаж һәм пенсия баллары җыйган россиялеләргә картлык буенча иминиятләштерү (страховой) пенсиясе бирелә (ир-атларга - 60 яшьтән, хатын-кызларга 55тән алып).Иминиятләштерү стажы тугы...

Пенсия яшенә җитеп, стаж һәм пенсия баллары җыйган россиялеләргә картлык буенча иминиятләштерү (страховой) пенсиясе бирелә (ир-атларга - 60 яшьтән, хатын-кызларга 55тән алып).
Иминиятләштерү стажы тугыз елдан да ким булмаска тиеш, ә 2024 елга – 15 елдан. Пенсия балларының, әгәр кеше быел китәргә җыенса, 13,8дән ким булмавы шарт булып тора (2025 елга – 30дан).
Әгәр дә стаж һәм баллар җитмәсә, кешегә иминиятләштерү пенсиясе урынына социаль пенсия билгеләнә. Әмма – биш елга соңарып, ягъни хатын-кызлар аны - 60 яшьтән, ә ир-атлар 65 яшьтән ала алачак.
Әгәр дә биш ел дәвамында кеше рәсми рәвештә эшләсә, аның тиешле стажны һәм балларны җыю ихтималы бар. Ә иминиятләштерү пенсиясе социаль пенсиядән күбрәк. Быел безнең илдә уртача еллык пенсия 14 мең сум тәшкил итәчәк, ә социаль пенсия – тугыз меңнән артыграк.
Пенсия фондында белдерүләренчә, пенсия билгеләүләрдән баш тартулар булган, әмма бик аз кешегә. Мәсәлән, 2016 ел нәтиҗәләре буенча пенсияне мөрәҗәгать итүчеләрнең 0,4 процентына гына баш тартканнар. 2017 ел нәтиҗәләре соңрак ясалачак.
 
http://yashel-uzan.ru/

Комментарийлар