Логотип «Мәйдан» журналы

Илсур Һадиуллин: Татар теле, әдәбиятыннан яңа дәреслекләр яңа ФГОСларга каршы килми

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сүзләренчә, татар теле, әдәбиятыннан яңа дәреслекләр яңа ФГОСларга каршы килми. «Яңадан язарга туры килми. Иске ФГОСларга да, яңасына да җавап бир...

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сүзләренчә, татар теле, әдәбиятыннан яңа дәреслекләр яңа ФГОСларга каршы килми. «Яңадан язарга туры килми. Иске ФГОСларга да, яңасына да җавап бирә», — диде министр «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ул бүгенге көндә татар теле һәм әдәбиятыннан 89 дәреслек федераль исемлеккә кертелгәнен искәртте. Моннан тыш мәктәпләрдә 31 уку әсбабы кулланыла.
«Татар китап нәшрияты белән берлектә татар теленә тәрҗемә ителгән дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү эше оештырылды, 38 тәрҗемә комплекты Россия Федерациясе мәгариф министрлыгына тапшырылды. 20 дәреслек федераль исемлеккә керде, калганнары әкренләп керер. Бу безнең өчен зур шатлык», — диде Һадиуллин.
Министр татар теленнән башлангыч сыйныфлар өчен «Сәлам» дәреслеге дәүләт теле буларак татар телен өйрәнүчеләр өчен чыгарылганын, аны Мәгарифне үстерү институты коллективы төзегәнен искәртте. Туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты коллективы язганын әйтте, һәм ул дәреслекләр хәзер федераль исемлектә.
Шулай ук, 1-5 сыйныфлар өчен татар телендә математика дәреслеге дә федераль реестрда. «Ул дәреслекләр мәктәпләрдә хәзер дә бар, ләкин уку әсбабы булып укытыла иде, хәзер закон нигезендә дәреслек буларак укытылачак. Апрельдә боерыгы чыгарга тиеш», — дип әйтте Илсур Һадиуллин.
Алга таба бу эш дәвам итәчәк. 5-9 сыйныфлар өчен дәреслекләр федераль министрлыкка быел бирелә. «2022 ел азагына кадәр карарга тиешләр. Татарстан китап нәшрияте тарафыннан агымдагы елда федераль исемлеккә кертү өчен, 5-9 сыйныфларда төп фәннәр буенча 41 әсбап әзерләнә», — дип хәбәр итте министр.
 

Автор: Гөлнар Гарифуллина


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/science/22-03-2022/ilsur-adiullin-tatar-tele-d-biyatynnan-ya-a-d-reslekl-r-ya-a-fgoslarga-karshy-kilmi-5851889

Комментарийлар