Логотип «Мәйдан» журналы

Илшат Әминов Татарстан Журналистлар берлеге рәисе итеп сайланды

Татарстан Журналистлар берлегенә яңа рәис сайланды. ТР Дәүләт Советы депутаты, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов шушы вазифаларны башкарачак. Бу хакта берлекнең XIX съезд...

Илшат Әминов Татарстан Журналистлар берлеге рәисе итеп сайланды
Татарстан Журналистлар берлегенә яңа рәис сайланды.
ТР Дәүләт Советы депутаты, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов шушы вазифаларны башкарачак. Бу хакта берлекнең XIX съездында билгеле булды.
Съезд Татарстан халыкларының Дуслык йортында уза. Илшат Әминов кандидатурасын президиум тәкъдим итте. Рәислеккә бүтән кандидатлар булмады. Делегатлар Илшат Әминов өчен тавыш бирде.

  • Римма Ратникова берлек белән 1995 елдан бирле идарә итте. 24 ел җитәкчелек иткәч, ул бүтән үз кандидатурасын чыгармаска карар кабул иткән.

  • Илшат Әминов кандидатурасын Татарстанның Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова тәкъдим итте.


https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/24/179455/

Комментарийлар