Логотип «Мәйдан» журналы

Илгиз Зәйниев Тинчурин театрында спектакль куя башлаган

«Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе, драматург Илгиз Зәйниев Тинчурин театрында яңа спектакль куя башлады. Ул биредә үзенең «Мәдинә» трагедиясен куя.«Мин артистлар белән сөйләшкәндә, аларның кү...

«Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе, драматург Илгиз Зәйниев Тинчурин театрында яңа спектакль куя башлады. Ул биредә үзенең «Мәдинә» трагедиясен куя.
«Мин артистлар белән сөйләшкәндә, аларның күбесе Илгиз Зәйниевнең биредә спектакль куюын теләде», — ди театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов.
«Мәдинә» пьесасын автор моннан берничә ел элек язган. Ул пьеса буларак «Казан утрлары» журналында да басылган иде. Моңарчы бу әсәрнең куелганы булмады.
Моңарчы Илгиз Зәйниев Тинчурин театрында Аяз Гыйләҗевның «Өч аршын җир» спектаклен чыгарган иде.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/culture/24-01-2022/ilgiz-z-yniev-tinchurin-teatrynda-spektakl-kuya-bashlagan-5847899

Комментарийлар