Логотип «Мәйдан» журналы

Илфак Шиһаповның зур бер эше калган

Журналист һәм продюсер булып танылган Илфак Шиһаповның язылып бетмәгән китабы калган. Ул Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылы кешеләренең шәҗәрә китабының яртысын төзегән булган.Бу хакта “Русия...

Журналист һәм продюсер булып танылган Илфак Шиһаповның язылып бетмәгән китабы калган. Ул Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылы кешеләренең шәҗәрә китабының яртысын төзегән булган.
ilfak_shigapov1-620x330
Бу хакта “Русиянең татар авыллары ассоциациясе” Бөтенрусия иҗтимагый оешма рәисе Фәнир Галимов хәбәр итте.
“Башкортстанда шәҗәрә тарихын өйрәнү Татарстанга караганда ун еллап иртәрәк башланды. Авыл тарихлары турында да язылды. Минем үземнең туган авылым Төмәнәк турында да ике китап дөнья күрде.
Аның берсен - “Кемнәр соң без, Төмәнәк бабай?” китабын журналист Илфак Шиһапов язды.
Икенчесе - “Синеке без, Төмәнәккәем” исемлесе язучы Шаһинур Мостафин җитәкчелегендә дөнья күрде.
Фәнир Галимов Төмәнәк авылы халкы шәҗәрәләренә багышланган өченче китапның инде яртысы әзер икәнен әйтте.
 
http://kiziltan.ru/

Комментарийлар