Логотип «Мәйдан» журналы

Илдар Гыйльметдинов: Туган телләрне өйрәнү кимендә өч сәгать күләмендә сакланачак

Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов әйтүенчә, туган телләрне өйрәнү кимендә өч сәгать күләмендә сакланачак.«Мәгариф өлкәсенең һәр мәктәптә туган телләрне укыту өчен мөмкинлекләре бар. Бернинди...

Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов әйтүенчә, туган телләрне өйрәнү кимендә өч сәгать күләмендә сакланачак.
«Мәгариф өлкәсенең һәр мәктәптә туган телләрне укыту өчен мөмкинлекләре бар. Бернинди акланулар, сәбәпләр булырга тиеш түгел. Яңа федераль белем бирү стандартлары барлыкка килде, шул исәптән, игътибар итегез – беренче тапкыр «РФ субъектының дәүләт теле» дигәне керде», - диде депутат.
«Сайтта инде эленеп тора: уку программалары, уку сәгатьләре билгеләнгән. Аларга үзгәрешләр кертеләчәк, башлангыч мәктәп өчен тагын 150, урта мәктәп өчен 300 сәгать өстәләчәк. Туган телләрне өйрәнү кимендә өч сәгать күләмендә сакланачак. Кемдер өстәмә теләсә, вариатив өлеше дә арттырылачак», - дип белдерде Илдар Гыйльметдинов.
Ул РФ Мәгариф министрлыгы белән актив эш алып барылганын, тәрҗемәи дәреслекләр реестрга кертелгәнен искәртте.
Илдар Гыйльметдинов мәктәп директорларына мөрәҗәгать итеп, мәгариф өлкәсендә бүген илкүләм проект, федераль программалар нигезендә башкарылган эшләр турында өлкән сыйныф укучыларына мәгълүмат җиткерүне сорады.
«Педагоглардан ишетсеннәр – мәгариф өлкәсендә нәрсәләр эшләнгәне, дәүләтнең позициясе нинди булуын – өлкән сыйныф укучыларына җиткерүне сорыйм», - диде.
 

Автор: Гөлнар Гарифуллина


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ildar-gyilmetdinov-tugan-tellarne-oiranu-kimenda-oc-sagat-kulamenda-saklanacak-5853017

 

Комментарийлар