Логотип «Мәйдан» журналы

Ил чиген үтү түләүле булырга мөмкин

РФ Транспорт министрлыгы транспортларны үткәрү пункты аша дәүләт чиген чыгу өчен акча түләүне кертергә ниятли, дип хәбәр итә "Коммерсант".Беренче этапта автомобиль һәм тимер юллар аша үткәрү пунктлары...

РФ Транспорт министрлыгы транспортларны үткәрү пункты аша дәүләт чиген чыгу өчен акча түләүне кертергә ниятли, дип хәбәр итә "Коммерсант".
Граждане-Конго-хотели-незаконно-пересечь-границу-Анголы-535x372
Беренче этапта автомобиль һәм тимер юллар аша үткәрү пунктларын түләүле итәргә, поездлардан йөкнең тоннасына карап, ә автомбильләрдән категориясенә карап акча алу тәкъдим ителә.
Транспортны үткәрү чик буе пунктларыннан файдаланган өчен түләү аларны реконструкцияләү, төзекләндерү һәм файдалану чыгымнарын компенсацияләү өчен кертелә.
Чик буе пунктларыннан файдаланган өчен түләү 2017 елның икенче яртысыннан кертелергә мөмкин, диелә.
Әлегә РФ Транспорт министрлыгында дәүләт чиген үтү кагыйдәләре үзгәрүе турындагы мәгълүмат буенча аңлатмалар бирмиләр.

Комментарийлар