Логотип «Мәйдан» журналы

Ике Татарстан туристы Севастополь тауларында адашкан

Севастополь хакимияте киңәшмәсендә Татарстаннан килгән ике туристның Севастополь ярлары буендагы тауларда адашып калулары турында хәбәр иткәннәр. Әлеге вакыйга 10 август көнне Кара диңгез яр буен...

Севастополь хакимияте киңәшмәсендә Татарстаннан килгән ике туристның Севастополь ярлары буендагы тауларда адашып калулары турында хәбәр иткәннәр.
 
Әлеге вакыйга 10 август көнне Кара диңгез яр буендагы тау участокларында килеп чыккан. 25 яшьлек ике егет кыяларга менгән, әмма аннан үзләре генә төшә алмаган. Аларга Севастополь коткаручылары ярдәмгә килгән - татарстанлыларны аннан эвакуацияләп табиблар кулына тапшырганнар. Егетләрнең хәзерге вакытта үзләрен ничек хис итүләре турында хәбәр юк.
 
Фото: https://vestikamaza.ru
 

Комментарийлар