Логотип «Мәйдан» журналы

Ике елдан соң... хаҗ хатирәләре (Хәтер-хатирә)

(Хәтер-хатирә)

Кеше тормышында кабат-кабат искә төшерерлек вакыйгалар була. Хаҗ кылу минем өчен шундый могҗизалы изге бер вакыйга, чөнки бу олуг гамәл минем яшәешемне, тормышка карашымны, уй-фикерләремне төбе-тамыры белән үзгәртте. Биш ел элек: «Син хаҗ кылырга телисеңме?» – дип сорасалар, мин сискәнеп китәр идем, анда баруны күз алдына да китерә алмаган булыр идем, чөнки элегрәк бу турыда хыяллана да алмадым. Ә намаз турында күптән уйлана идем. Бигрәк тә авыр вакытларда, берәр кеше белән ачуланышсам, намаз укып, үземне чистарту теләге уяна иде. Теләк белән генә булмый, намаз уку өчен догалар ятларга кирәк. Юлларда йөргәндә тиешле догалар да ятланды... Тик һаман бу гыйбадәтне кылу сузылды.
2006 елда төшемдә ап-ачык итеп намазга басу кирәклеге әйтелде (мин төшләргә ышанам, үз гомеремдә бик күп могҗизалы төшләр күрдем), тагын бер ел үтеп китте һәм, ниһаять, 2007 елның җәендә намазга бастым. Шул ук елны Чаллы шәһәре мәдәният идарәсе укытучылар өчен методик кулланма язуга грант игълан итте. Үземнең «Шигъри бизәкләр» дигән китабымның кулъязмасын конкурска тәкъдим иткәндә, башыма фикер-ният килде: «Әгәр җиңсәм, грант акчасына хаҗ кылам!» Декабрь азагында бәйге нәтиҗәләре билгеле булды, институтка акча күчерелде, аның бер өлеше китап чыгаруга тотылса, икенче өлеше миңа тапшырылды. 2008 елда хаҗ кылырга теләүчеләрдән акча җыя башлаганнар иде, нәкъ минем каләмхак бәясе. Шул ук елны «Мәгариф» нәшриятында дәреслегем дә чыкты, аның гонорары юл кирәк-яракларына ярап торды. Шулай итеп, хаҗ кылырга ният кылу белән, бернинди каршылыксыз юллар ачыла торды. Эштә дә бер айга китү җай гына хәл ителде. Дәресләремне алдан укытып куйдым. Китүемне рәсмиләштерү өчен язган гаризама ректорыбыз Фәйрүзә Зөфәр кызы саф татар телендә: «Исән-имин йөреп кайтырга язсын!» – дип рөхсәт-теләк язды, бу сүзләрне юлда йөргәндә еш искә төшердем.
Юлга чыгып китәр алдыннан бик нык дулкынландым, өйдәгеләрне дә: «Кияүгә чыкканда да бу кадәр дулкынланмаган идем», – дип көлдердем. 2008 елның 30 ноябрендә кич автобуста Мәскәүгә юл тоттык. 1 декабрьнең кичендә Ширәмәт аэропортына килеп җитеп, иртәнгә кадәр шунда утырдык. 2 декабрь көнне Истамбулда туктап, 4 сәгатьтән соң Җиддә шәһәренә очтык, анда тагын иртәнгә кадәр көттек... Алдарак та Мәккәгә җибәргән булырлар иде, анда безнең ил халкына хас булган бер ваемсызлык, таркаулык күренеше ачылды: хәзрәтләр безнең төркем хаҗиларының (бер өлеше Чаллы, бер өлеше Баулы кешеләре) прививка ясату турындагы кәгазьләрен алырга онытканнар. Прививка кәгазьләреннән башка безне бу илгә уздыру – кануннарны бозу. Шулай да кертүен керттеләр, тик башка хаҗиларның кулларына кидерә торган тасмалар (анда хаҗи турында мәгълүмат языла) безгә бирелмәде, ялгыз гына йөрмәскә һәм полицайларның күзләренә чалынмаска куштылар. Кичке якка җыелышып, кече Хаҗ кылырга киттек. 50 кешелек төркемне икегә бүлеп, безнең төркемне шунда укучы бер шәкерт хаҗ кылдырды. Андагы халәтне – беренче мәртәбә Кәгъбәне күргәндәге кичерешләрне гап-гади сүзләр белән аңлатып та булмыйдыр, бу халәтне үзеңә тоярга кирәк! Төнге икедә кунакханәгә кайтып җиттек, йокларга яттык, йоклап булмый. Юлга чыгып киткәнгә 4 тәүлек узган, автобуста әз-мәз генә йокланылды, шулай да һаман йокы юк. Йокламасам да, аяк йөгерә, баш эшли, күз күрә, колак ишетә. Менә шунда мин «Аллаһы Тәгаләгә тапшырдым!» дигән гыйбарәгә төшендем һәм 70–80 яшьлек әби-бабайларның да бу сәфәргә «Аллаһка тапшырып» кузгалуларын һәм исән-имин йөрүләрен аңладым. Әле хаҗ сәфәренә әзерләнүчеләрнең айга бер мәртәбә була торган җыелышларында олы яшьтәге кешеләрне күреп, үземнең физик мөмкинлекләремә шөбһәләнү хисе кимегән иде, үземчә: «Шундый карт кешеләр барганны, миңа нишләп өркеп торырга әле», – дип батырайган идем.
Беренче чирканчыкны алгач, бер мөһим гыйбадәтне кылгач, әзрәк тынычланып, олы хаҗга әзерләнә башладык. Әл-Хәрам мәчетенә көн дә берничә мәртәбә барабыз, намазлар укыйбыз, тәваф кылабыз.
Бу язмада 33 көнлек сәфәрне, анда кылган барлык гыйбадәтләрне, андагы уй-фикерләрне тәфсилләп теркәргә җыенмыйм, чөнки хаҗ турында инде бик күп язылды һәм языла, бу изге сәяхәттә күңелемә уелып сеңеп калган кайбер мизгелләргә генә тукталам.
Алда язганымча, мине нык гаҗәпләндергәне – мондагы кешеләрнең һәм үземнең дә йокысызлыгым. Көндез йоклый торган гадәт юк, йоклап та булмый, төн буена йөреп чыгабыз: кичтән «Әл-Хәрам» мәчетеннән соң гына кайтыла, төнлә тагын икедән торып чыгып китәбез, төнге намаз «Тәһәҗҗүт»не укырга кирәк, аннан иртәнге намаз, тәваф кылу, бүлмәләрдә 6–8 әр кеше. Ә палаткаларда яшәгәндә, (Олы Хаҗ алдыннан) күпме кеше сыя – шулкадәрле, исәбен дә белеп булмый. Кайчан, күпме йокланыла, Аллаһы Тәгалә үзе генә белә, көч-куәтен, егәрен үзе белеп бирә.
Икенче гаҗәпләндергән нәрсә – сабырлык. Аллаһы Тәгаләдән күңелгә күчкән сабырлыкка үзем дә аптырадым. Күңелдә бернинди тынгысызлану, канәгатьсезлек, ризасызлык, үртәлү, ачу килү юк.
«Әл-Хәрам» мәчетендә ничек кенә төртелсәк тә, намаз укыганда намазлыкка бассалар да, баш аша атлап чыгып китсәләр дә, тып-тыныч кына үз эшеңне эшләп, гыйбадәт кылып утырасың. Күңелдә һәм телдә гел тәүбә итү – «Әстәгъфируллаһы» догасы. Фәрештәләр ярдәме белән үз-үземне чистартам...
Мине гаҗәпләндергән нәрсәләрнең өченчесе – күңел нечкәрү.
Мондагы күз яшьләре – иң татлы күз яшьләре. Г.Тукай анасының кабере янында иң татлы күз яшьләрен койса, минем иң татлы күз яшьләрем Гарәфәт тавында тамды, тамды дип кенә әйтү дөрес булмас – акты.
Гарәфәт тавында Али хәзрәт дога укый башлау белән, күздән яшьләр ага, тыеп та, тыелып та булмый, ага да ага.
Минем тирәдә утырган ханымнар башта миңа аптыраулы караш ташласалар, бераздан үзләренең күзләре дә яшьләнде. Азан тавышы да, Коръән сүрәләре дә күңелне йомшарта. Һәм ни гаҗәп: күпме генә еласам да, җанда авырлык юк, баш авыртмый, киресенчә, хәл яхшырыбрак киткәндәй тоела. Мин анда Коръән сүрәләренең көчен, аларның кешене пакьләндерү, чистарту көчен аңладым һәм моннан ун еллар элек Коръән ашында ни өчен елаганыма җавап таптым. Ул гап-гади Коръән ашы булса бер хәл иде, түгел бит, шатлыклы мәҗлес – никах бара... Коръән сүрәләре укыла, күңел тула, нишләргә? Күңелемне катырырга телим, еламыйча тыелып калырга тырышам... Юк, күздән яшь ага, табындагылар һәм үзем дә аптырауда. Табын таралгач: «Нәрсә булды, ник еладың?» – дип сорау алалар, ничек җавап бирергә дә белмим, кодалар, яшьләр (каен сеңелем малаеның никахы иде) алдында кыен хәлгә калдым. Безнең җәмгыять, тирә-юньдәге кешеләр күрәләтә җәберләп, елатасылары килгәндә, мин нык торам, бирешмим, көчсезлегемне күрсәтмим, күз яшемне чыгармыйм. Ә хаҗ кылганда күңелем шулкадәр нечкәрде, беркайчан да андый халәттә булганым юк иде.
Тәваф кылгандагы бөртек-бөртек күз яшьләрем барлык гөнаһларымны юса иде, диеп теләдем.
Кәгъбә тирәли йөргәндә, үзем белеп һәм белмичә җәберсеткән кешеләр өчен генә түгел, үсемлекләр, бөҗәкләр, кош-кортлар, хайваннар өчен дә Аллаһы Тәгалә алдында гафу үтендем, ярлыкавын сорадым. Үзем өчен генә түгел, ә милләтем өчен дә, нәсел-ыруым, әби-бабаларым, әнием-әтием, туган-тумачаларым, ирем, балаларым өчен дә кат-кат гафу сорадым. Аллаһы йорты Кәгъбәтулланы әйләнеп йөргәндә, күңелгә шигъри юллар килде:
 
Кәгъбәтулла, Кәгъбәтулла
Калебемә уелды.
Тәүбә догаларыннан
Күпме гөнаһ җуелды.
 
Кәгъбәтулла, Кәгъбәтулла
Җанны-тәнне чистарта.
Ничә гасыр йөрәкләргә
Изге нурлар тарата.
 
Кәгъбәтулла, Кәгъбәтулла –
Аллаһының ул йорты.
Күпме кеше гөнаһларын
Үз эченә ул йотты.
 
Бер ай буена күпме догалар кылынды...
Милләтем-халкыма да, туган-тумачаларыма да, дус-ишләремә дә, шәһәрдәшләремә-авылдашларыма да, якын кешеләремә дә. Кем искә төшә – барысына да дога кылырга тырыштым, хәтта көнләшеп, мине дошман күрүчеләргә дә изге догаларымны юлладым.
Дога кирәк булган әрвахлар да үзеннән-үзе искә төшә. Авылда безнең урамда кияүгә чыкмыйча картайган (яшьлекләре сугыш вакытына туры килгән), ирләре сугышта үлеп калып, балалар үстерә алмаган яраткан әбиләрем бер-бер артлы күз алдына килә. Мине яраткан һәм мин яраткан авылдашларым, күршеләрем, сезнең өчен дә һәрберегезне атап-атап догаларым кылам, чын күңелдән кылган догаларым кабул булсын! Амин! Амин!
Авылыбыз каберлеген күзаллыйм: ямь-яшел... күңелгә рәхәт! Безнең «Әл-Хәрам»гә бара торган юлда каберлек, тик монда үлән дә үсми, бары кабер саен кечкенә берничә таш, ничектер моңсу, сагышлы. Кайбер хаҗи, хаҗияләр Мәккәдә калырга ният итеп тә киләләр, чөнки Мәккә кешеләре – «оҗмах әһелләре» дип әйтәләр.
Беркөнне кемнедер җирләгәннәрен дә күрдем, хаҗ кылучылар арасында да мәңгелек йортка күчүчеләр бар, һәр көнне җеназа намазы укыла, минем күңел мондый нәрсәгә әзер түгел, үзеннән-үзе шундый юллар туды:
 
Мәккә җирен мәңгелек йорт итеп
Башын сала монда мөселманнар.
Әҗәлләре шушы җирдә микән,
Соңгы сулыш алу монда икән.
 
Илдә калганнарга бик авыр ла,
Йөрәкләре ничек соң күтәрер?!
Белсәң иде кайда җан чыгасын,
Укыр идең алдан им-догасын.
 
Әй гомерләр, кемгә күпме язган,
Әҗәлләрдән кемнәр качып киткән?!
Ни булса да, бар да Аллаһыдан,
Үзгәрмидер кемдер ялварудан.
 
Мине гаҗәпләндергән дүртенче нәрсә – ул кешеләр арасындагы мөнәсәбәт. Бер генә очракны искә төшерәм (андый очраклар күп булды): Җомга көнне кунакханә янындагы мәчеткә намазга бардым. Урын булмаса да, бер җиргә кысылып кердем. Бер ягымда негр хатыны, икенче якта кайсыдыр милләт вәкиле (европа кешесенә охшаган) Коръән китабы укып утыралар. Намаз башлангач, сул ягымдагы апаның аягы оеганмы, башка сәбәпме, бик авырлык белән генә торырга азапланганын шәйләп, аңа басарга булыштым, шуннан соң ул минем кулымны үпте. Икенче яктагы негр хатыны кул бармакларым белән тәсбих тартканны күреп, үзенең дисбесен бирде.
Гомумән, бер генә мәртәбә дә, бер генә мәчеттән дә урын тапмыйча кире чыгып киткәнем булмады, үзләренә җитмәгән урыннарын да бүлешергә әзер торалар. Бигрәк тә Төркиядән килгән хаҗияләр мине үз иттеләр, гел үзләренең янына чакырдылар, әз-мәз генә гәпләшеп тә алгалый идек. Анда кешеләр, бер-берсенең йөзенә карап та, нәрсә әйтергә теләгәнен аңлый. Кайткач студентларга: «Безнең татар телен Җир шарының бөтен милләт вәкилләре аңлый икән, бер ай буе сәяхәттә татарча сөйләшеп йөрдем, мине барсы да аңлады, мин дә аларны аңладым», – дип сөйләдем.
Арада сирәк-мирәк тиргәшәсе, ачуланасы килгән бәндәләр дә очраштыра: барганда Истамбулга килеп төштек, 4 сәгатьтән яңадан очасы, юынып, ихрам киемнәрен киясе, намаз укыйсы бар. Бар да ашыга, юыныр урыннары аз. Ничек җитте шулай юынып, шкафтан әйберләремне үрелеп алганда, бер татар апасының киемнәре ялгыш идәнгә төшеп киткәч, өстенә бензин сибеп ут төрткән шикелле кабынып китте, гафу да үтендем... файдасыз, шунда тиргәнеп калды.
Тагын үз татарым изге сәяхәтнең башында ук җанны рәнҗетте. «Аллаһы Тәгалә үзен гафу итсен, хаҗы кабул хаҗлардан булсын иде», – дип, эчтән теләк теләргә генә калды. Мондый тискәре күренешләр башкалар өчен сабакмы, әллә кайбер хаҗи-хаҗияләргә шайтанның көче җитеп, үз артыннан ияртүеме? Раббыбыз үзе генә белә инде, безнең өчен бик күп нәрсәләр билгесез.
30 декабрь төнендә Кәгъбәтулла белән саубуллаштык, җанда сагыш, үземне иң якын бер нәрсәдән аерылгандай хис иттем. Таң атканда, күрше кунакханәгә килеп, Мәдинә шәһәренә китү өчен автобус көтәбез. Мәккә шәһәре белән күңелемнән саубуллашып, «Китәм, Мәккә» дигән шигыремне теркәп куйдым:
 
Китәм, Мәккә, рәхмәт сиңа!
Кунак иттең ничә көн!
Кәгъбәтуллаң яктыртканда,
Синдә серле, якты төн.
 
Киң күңелле горур шәһәр
Күпме бәндә сыйдыра.
Шифалы Зәм-зәм суыннан
Кеше сихәт, сый ала.
 
Изге шәһәр Мәккәгә дип
Мөселманнар омтыла.
Ыгы-зыгы, дөнья малы
Мәккәдә тиз онтыла.
 
Җан үсештә, җанга рәхәт
Бу шәһәрнең һавасы.
Хаҗи кеше күңеленнән
Изгелекләр явасы.
 
Мәдинә шәһәре – үзенчәлекле, бай тарихлы шәһәр. Гомеренең соңгы елларын Мөхәммәд пәйгамбәр монда үткәргән. Мәдинәдә өч кенә көн торсак та, шәһәрнең тарихи урыннарын күрергә дә насыйп булды. Безне экскурсиягә алып бардылар, бик күп мәчетләрдә булдык. Бу шәһәрдә иң беренче төзелгән «Җомга» мәчете белән дә, «Ике кыйбла» мәчете белән дә таныштык. Бәдер, Ухуд сугышлары үткән урыннарда йөрдек, ислам дине өчен шәһит булган сугышчылар каберлеген карадык.
Мәдинә шәһәрендә төп мәчет – пәйгамбәребез мәчете «Нәбәви». Аның ишекләрендәге бизәкләр һәм мәчет эчендәге шкафлар алтыннан эшләнелгән. Түбәсендәге гөмбәзләре ачыла. Беренче мәртәбә бу мәчеттә намазны төгәлләп, дога кыла башлаганда, кинәт кенә дөнья яктыргандай булды, яктылык килгән якка – өскә таба карасам, гаҗәпләнүемнең чиге булмады: әкрен генә гөмбәз ачыла, әйтерсең лә, минем алда күк капусы ачыла...
Гомумән, бу изге сәяхәтне Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән кылдым, әле һаман да, ике ел узып киткән булса да, бик күп нәрсәләр минем өчен серле, мавыктыргыч гаҗәеп бер манзара булып күз алдыма килеп баса да: «Сөбханаллаһ!» – дип дога кылып куям.
 

Рәзинә МӨХИЯР

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от vecstock

 

 

 

 

 

Комментарийлар