Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлегендә «Иҗат» студиясендә Алия Зартдинованың әсәрләре тыңланды

Кичә Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлегендә «Иҗат» студиясенең чираттагы утырышында Түбән Кама каласында яшәп иҗат итүче яшь каләм әһеле Алия Зартдинованың әсәрләре тыңланды.Чарада бүлек җитәкч...

Кичә Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлегендә «Иҗат» студиясенең чираттагы утырышында Түбән Кама каласында яшәп иҗат итүче яшь каләм әһеле Алия Зартдинованың әсәрләре тыңланды.
Чарада бүлек җитәкчесе Факил Сафин, «Мәйдан» журналының баш мөхәррире Лилия Фәттахова, шигърият бүлеге мөхәррире Лилия Гыйбадуллина, шагыйрьләр Әлфия Ситдыйкова, Сирень Якупова, 77 мәктәп укытучысы Рәмзия Зиганшина , «Ләйсән» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина катнашты.
Алия «Кама таңнары» берләшмәсенә йөри, шигырьләренең укучы күңеленә үтеп керүен тели. Иҗат уңышлары телибез аңа!
Һәр юлның үз юнәлеше...
Туфрагы да бар, ташы.
Бер сукмактан башланадыр
Гомерләрнең — юл башы.
Алда көтә төрле юллар...
Сукмаклары кушыла.
Яши-яши атлый кеше,
Чыгам диеп очына.
Шул юллардан китәр өчен,
Күперләр җәеп сала.
Вакыт узгач, үткәннәрнең
Эзләре генә кала...
Кеше гомер буе бара...
Үтелгән инде чама!
Бертуктамый яшәр өчен,
Ул һаман алга чаба!

Алия ЗАРТДИНОВА

Комментарийлар