Логотип «Мәйдан» журналы

«Идел» журналының Әдәби суды яшь язучыларның кофе турындагы хикәяләрен тикшерәчәк

9 февраль көнне Татарстан Әдәби Суды бер төркем яшь иҗатчыларның каһвә темасына язылган әсәрләрен тикшерәчәк.Айгөл Абдрахманованың «Син — каһвә», Эльвина Миңнуллинаның «Каһвәле синле мин», Алинә Хәбиб...

9 февраль көнне Татарстан Әдәби Суды бер төркем яшь иҗатчыларның каһвә темасына язылган әсәрләрен тикшерәчәк.
Айгөл Абдрахманованың «Син — каһвә», Эльвина Миңнуллинаның «Каһвәле синле мин», Алинә Хәбибуллинаның «Ристретто» хикәяләре, Ләйлә Фаяз «…үпкәләдем сиңа» шигырьләре каралачак, дип хәбәр иттеләр «Идел» журналы редакциясеннән.
«Каһвәчеләр эше» — «Идел» журналы һәм ТР Язучылар берлеге каршында оештырылган Татарстан Әдәби Судының 2022 елгы беренче күләмле эше булыр дип көтелә, диелә хәбәрдә.
Мәхкәмәдә казый вазифаларын аксакал, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла башкара. Гаепләүче — моңарчы узган мәхкәмә утырышларында күп кенә яшь язучылар иҗатын энә күзеннән үткәргән тәҗрибәле галимә, язучы, шагыйрә Рифә Рахман. Яклаучы — язучы Ландыш Әбүдәрова. Язучы һәм шагыйрь Ләбиб Лерон — гаепләү ягыннан, язучы-журналист Рәмис Латыйпов яклау ягыннан шаһит буларак чыгыш ясарга җыена.
Суд утырышы 13.00 сәгатьтә Татар китабы йорты (Островский урамы, 15) бинасында узачак. Керү ирекле.
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/culture/08-02-2022/idel-zhurnalyny-d-bi-sudy-yash-yazuchylarny-kofe-turyndagy-hik-yal-ren-tiksher-ch-k-5848889

Комментарийлар