Логотип «Мәйдан» журналы

Идел буе төбәгендә беренче булып Казанда “Шелл” ягулык салу станциясе эшли башлады

Кичә Казанда Идел буе федераль округында беренче тапкыр буларак “Шелл” (Shell) эре халыкара энергетика компаниясенең автомобильләргә ягулык салу станциясе ачылды. Шул уңайдан оештырылган тантаналы чар...

Кичә Казанда Идел буе федераль округында беренче тапкыр буларак “Шелл” (Shell) эре халыкара энергетика компаниясенең автомобильләргә ягулык салу станциясе ачылды. Шул уңайдан оештырылган тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
4818
Тантанага кадәр Россиядә “Шелл” автомобильләргә ягулык салу станцияләре челтәре белән оператив идарәне үстерү буенча директор Виталий Маслов республика башлыгы өчен урында җыйнак кына экскурсия уздырды. Аның сүзләренчә, “Шелл” ягулык салу станциясе компаниянең Татарстандагы беренче партнеры – “Ядран-Ойл” ЯАҖ тарафыннан салынып, моннан бер атна элек идарә итүгә “Шелл”га тапшырылган. Анда 4 колонка – ягулык салу өчен барлыгы 8 пост. Алар экологик һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренең соңгыларына туры китерелгән, бензин парларын тоемлап суырту һәм урынына кире кайтару системасы булган ике яклы заманча ягулык салу колонкалары белән җиһазландырылган. Ягулыкның сыйфатына игътибар зурдан.
“Сатыла торган ягулыкның барысы да “Евро-5” экологик классына туры килә. Бу станциядә без дизель ягулыгының “ТАНЕКО” заводы җитештергәнен салабыз. Алга таба Татарстанда ягулык салу станцияләрендә бары тик җирле җитештерүчеләрдән алынган ягулык кына салыначак”, - дип хәбәр итте В.Маслов. Идел буе федераль округында беренче булып Казанның Ямашев проспектына якын урнашкан станциядә 20 белгеч эшли. “Шелл” компаниясе алга таба тагын 54 шундый ягулык салу станциясе ачарга исәп тота.
Рөстәм Миңнеханов фирма бензин ташу машинасын карады, аннары тантанага килгәннәрне сәламләде. “Шелл” – ул Россиядә нефть, газ өлкәсендә зур проектлар буенча уңышлы гына эшли торган дөньяның эре компаниясе. Һәм “Ядран-Ойл”ның “Шелл” бренды белән ягулык сату формасын табуы күңелле, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты. – Биредә без күргән стандарт – республикадагы ягулык салу станцияләренең башкалары да үрелергә тиешле биеклек ул”, - дип өстәде.
Шулай ук респрублика лидеры “Шелл” ягулык салу станциясе эстетикасына һәм бизнеска керешү сыйфатына игътибарны юнәлтте. Ул компания җитәкчелеген проектны уңышлы тормышка ашыру белән котлады, дөнья күләмендәге гигантның биредә юл башы гына булачагына өмет белдерде, мондый станция “Шелл” өчен Татарстанда эшчәнлеген җәелдерү формаларының берсе була ала, дип тәкъдим итте.
“Шелл” концерны вице-президенты Иштван Капитани концернның беренче станциясе ачылган бу көнне Татарстанда булуына шат икәнен белдерде. “Шелл” компаниясенең Татарстанга акча кертүенең сәбәбе республиканың динамик үсештә һәм перспективалы Европа дәрәҗәсендәге төбәк булуына бәйле”, - дип билгеләп үтте һәм Татарстан Президентына шушы проектны алга этәрүдә шәхсән булышуы өчен рәхмәт әйтте.
“Мин ышандырып шуны әйтә алам: бу ягулык салу станциясе бөтен дөньядагы 44 мең станциянең иң шәпләренең берсе. “Шелл” компаниясе озак вакытка каралган партнерлыкка йөз тота. “Феррари” компаниясе белән без 60 ел хезмәттәшлектә, һәм мин шундый ук хезмәттәшлеккә өметләнәм, Татарстан белән багланышлар офыклары тагын да киңрәк була ала”, - диде Иштван Капитани.
Бүгенге тантанада тасма кисеп тормадылар, аның урынына, “Формула-1”дәге кебек, флаг селтәделәр. “Шелл” вице-президенты ягулык салу станциясенең яңасында беренче автомобильгә ягулыкны үзе салды. Концернның фирма билгесе төшерелгән комач мичкәгә Рөстәм Миңнеханов, Иштван Капитани, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка шәрәфле кунаклар автографларын теркәп калдырдылар.
a038
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар