Логотип «Мәйдан» журналы

Идел буе федераль округының "іВолга" яшьләр форумының гаризалар кабул итү кампаниясе 7 июньгә кадәр озайтылды

Идел буе федераль округының "іВолга" яшьләр форумының гариза бирү кампаниясе 7 июньгә кадәр озайтылды.Форум 2022 елның 21-29 июль көннәрендә Самара өлкәсендә, Мастрюков күлләре Фестиваль паркында узач...

Идел буе федераль округының "іВолга" яшьләр форумының гариза бирү кампаниясе 7 июньгә кадәр озайтылды.
Форум 2022 елның 21-29 июль көннәрендә Самара өлкәсендә, Мастрюков күлләре Фестиваль паркында узачак.
Быел Форумны уздыру темасы «Россия халыклары бердәмлеге». Форумның барлык чаралары: тренинг дәресләре, яшьләр проектлары конкурсы, фәнни һәм гамәли конференцияләр, лекцияләр һәм мастер-класслар, төрле юнәлешләр буенча төбәкара югары уку йортлары арасында ачык ярышлар, түгәрәк өстәлләр, күргәзмәләр, фестивальләр, ярминкәләр, инициативалар ярминкәләре, турнирлар, федераль, округ һәм төбәк дәрәҗәсендәге экспертлар белән очрашулар, дискуссияләр, шулай ук мәдәни-ял итү, спорт һәм туристлык-туган якны өйрәнү программалары әлеге темага багышланган булачак.
 
Чыганагы:  Яр Чаллы шәһәренең мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе

Комментарийлар