Логотип «Мәйдан» журналы

Иҗади күңелле хәрби

Кукмара районы Кәркәвеч авылы егете Марс Гыйләҗев, Кәркәвеч мәктәбендә эшләп, лаеклы ялга чыккан 10 укытучыны «Мәйдан» журналына яздырды.

Быел Россиядә «Укытучы һәм остаз елы» булуын да исәпкә алсак, башкалар өчен дә әйбәт үрнәк бит инде бу, әйеме? Бу хәбәрне укыгач, күпләр Марсны эшмәкәр йә җитәкче дип күз алдына китерергә мөмкин. Әмма ләкин юк! Марс – хәрби кеше.

– 9нчы сыйныфны Кәркәвеч урта мәктәбендә тәмамладым, – дип сөйли Марс. – Аннары Кукмара районында, Янил аграр көллиятендә укыдым. 2003 елда армиягә алындым. Хәрби хезмәтне тәмамлап кайткач, читтән торып КНИТУда инженер белгечлеге алдым. Хәзер Казанда Росгвардиядә хезмәт итәм. Хәрби автоинспекция инспекторы. Бүгенге көндә автомобиль взводы командиры вазыйфаларын да башкарам.

Казанда дигәч тә, бу әле ышыкта дигән сүз түгел – хәрби операциядә алар инде 4 мәртәбә булганнар. Әлбәттә, авырлыклар һәм югалтулар белән дә очрашырга туры килгән. Нәтиҗәле хезмәте, күрсәткән батырлыклары өчен өлкән прапорщик Марс Гыйләҗев дистәләгән медаль, мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән.

Мактауга лаек эшләре, гомумән, күп Марсның. Соңгы вакытта тагын бер изге эшкә тотынган ул – Казанда, үзләре урнашкан частьта зур булмаган намаз өе – мәчет төзүне оештырган. Дөресрәге, агач бүрәнәләрдән хезмәттәшләре белән үз акчаларына, үз көчләре белән төзеп чыкканнар.

– 28 августта эшкә тотынган идек, инде, Аллага шөкер, ачар вакыт җитте, – дип сөйли Марс.

– Ничек күңелеңә килде соң бу уй? – дип кызыксынам.

– Бердән, авыл тәрбиясе. Икенчедән, исән-имин әйләнеп кайтсам, мәчет төзетер идем дип нәзер әйткән идем. Аннары, ихтыяҗ да бар бит. Бездә хезмәт итүчеләр арасында намаз укучы егетләр юк түгел. Шуңа уйлаштык, киңәштек, матди мөмкинлекләрне бергә куштык та инде...

Ниһаять, Марсның бер кызыклы хоббие турында сөйләргә дә вакыт җиткәндер – уйламаганда-көтмәгәндә җыр дөньясына да кереп китә ул. Анда да җиңел юл эзләми әле – шигырен дә, көен дә үзе яза... Шулай итеп, иң элек «Кәркәвечем» җырын иҗат итә. Аннары «Син диеп тибә йөрәк», «Яши белеп яшик» җырлары туа. Автор-башкаручы буларак, аларны үзе сәхнәдә җырлый да. Бүген инде Марс Гыйләҗевның җырлары унбишләп. Алар «Мәйдан», «Туган тел» каналларыннан, Кукмара, «Күңел» радиоларыннан яңгырый.

Менә шундый тиктормас егет. Марска исәнлек-иминлек, яңа кызыклы идеяләр һәм уңышлар телик!

 

 

Ризидә ГАСЫЙМОВА

 

Фото: Марс Гыйләҗевнең шәхси архивыннан 

Комментарийлар