Логотип «Мәйдан» журналы

Грипп һәм ОРВИ аркасында Татарстанда җиде мәктәп аерымландыруга ябылды

Грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыручыларның санын арттырмас өчен, Татарстанда җиде мәктәп тулысынча аерымландыруга ябылды.«214 мәктәптә сыйныфлар аерымландырылды. Минзәлә район...

Грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыручыларның санын арттырмас өчен, Татарстанда җиде мәктәп тулысынча аерымландыруга ябылды.
«214 мәктәптә сыйныфлар аерымландырылды. Минзәлә районында өч мәктәп, Лаешныкында — ике, Чирмешән һәм Зәй районнарында берешәр мәктәп тулысынча аерымландыруга ябылды», — дип әйтелә Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгының матбугат үзәге хәбәрендә.
Татарстан мәктәпләрендә бүген 751 укучы иртәнге фильтрдан үтмәгән. 1 сентябрьдән алып, андый укучыларның саны 37 671 булган. Республикада 466 207 укучы һәм 31 801 укытучы көн саен иртәнге медицина фильтры аша уза, диелә хәбәрдә.
Алдарак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 белән авыруның 412 яңа очрагы теркәлүе турында хәбәр иткән иде. Бу — пандемия башланганнан бирле республикада авыручыларның рекордлы саны.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/science/28-01-2022/gripp-m-orvi-arkasynda-tatarstanda-ide-m-kt-p-aerymlandyruga-yabyldy-5848152

Комментарийлар