Логотип «Мәйдан» журналы

Грециядә ислам кануннарын чикли торган закон кабул ителгән

Греция Парламенты, күпчелек тавыш белән, шәригать турында ислам кануннарын чикли торган закон кабул иткән. Бу хакта РИА “Новости” җиткерә.Законда мөфтигә гаилә эшләре (никах, аерылышу, мирас калдыру һ...

Греция Парламенты, күпчелек тавыш белән, шәригать турында ислам кануннарын чикли торган закон кабул иткән. Бу хакта РИА “Новости” җиткерә.
Законда мөфтигә гаилә эшләре (никах, аерылышу, мирас калдыру һәм башка мәсьәләләр) буенча мөрәҗәгать итү мәҗбүри түгел, диелгән. Ике якның берсе мөфтигә мөрәҗәгать итәргә теләмәсә, эш судка бирелергә мөмкин.
Закон мөфтине билгеләүне һәм урыныннан алуны, хезмәт хакын, вәкаләтләрен билгели. Ислам кануннары Фракиядә мөселманнар өчен 1923 елдан бирле гамәлдә булган. 1919-1922 елларда Греция грек-төрек сугышында җиңелгәннән соң, биредә 100 меңләп кенә мөселман калган. Алар өчен шәригать кануннары гамәлдә булган.
2017 елның ноябрендә Греция премьер-министры Алексис Ципрас Фракиядә булганда шәригать кануннарын мәҗбүри үтәүне кире кагуны вәгъдә иткән булган.
Ципрас яңа закон кабул ителүне закон алдында бөтен кешенең тигезлеген күрсәтүдә "тарихи адым" дип атаган.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар