Логотип «Мәйдан» журналы

Гөлшат Котенкованы үтерү турында мәгълүмат биргән кеше бер миллионнан баш тартты

Гөлшат Котенкованы үтерү эше буенча мәгълүмат бирүче кеше вәгъдә ителгән бер миллион сумнан баш тарткан. Ул акчаны 29 яшьлек хатынның иренә тапшырган. Бу хакта НТР телекомпаниясе хәбәр итә. Фото: Теле...

Гөлшат Котенкованы үтерү эше буенча мәгълүмат бирүче кеше вәгъдә ителгән бер миллион сумнан баш тарткан. Ул акчаны 29 яшьлек хатынның иренә тапшырган. Бу хакта НТР телекомпаниясе хәбәр итә.
0125 Фото: Телекомпания НТР
Түбән Камада 29 яшьлек Гөлшат Котенкованы үтерүдә шикләнелгән кешене ачыклауда ярдәм иткән кешегә бер миллион сум акча тапшырылган.
Мондый карар 11 гыйнварда Түбән Кама муниципалитеты һәм район полиция идарәсе тарафыннан уртак киңәшмәдә кабул ителгән булган. Әлеге акчаны Д. Котенев стажер булып эшләгән пластик тәрәзәләр җитештерү компаниясе директорына биргәннәр.
Предприятие җитәкчесе акчаны алып, шунда ук Гөлшатның иренә тапшырган. Тол калган ир яшь ярымлык кыз баласын үстерә.
Фирма директоры һәм хезмәткәрләре Д. Котеневның үз-үзен тотышында һәм киемнәрендә шикле эзләр күрәләр. Фирма җитәкчесе бу хакта полициягә хәбәр итә.
Искәртеп үтик, “Татар-информ” хәбәр итүенчә, 9 гыйнварда Гөлшат Котенкованы Кызыл Чишмә бистәсендә спорт базасында үтерделәр. Түбән Кама халкы ярдәмендә үтерүче тоткарланды. Элек хөкем ителгән Д.Котенев гаебен таныган һәм хәзер ул тикшерү изоляторында суд карарын көтә.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар