«Глобус» салаты
Әлеге салатны кыш айларында ачып җибәрсәң, өйгә хуш исе тарала, ә үзе шундый тәмле була.Салат өчен 2 килограмм помидор, 1 килограмм баклажан, 1 килограмм татлы борыч, яртышар килограмм суган һәм кишер...
Әлеге салатны кыш айларында ачып җибәрсәң, өйгә хуш исе тарала, ә үзе шундый тәмле була.
Салат өчен 2 килограмм помидор, 1 килограмм баклажан, 1 килограмм татлы борыч, яртышар килограмм суган һәм кишер алына. Тәмләткечләрдән 1 аш кашыгы шикәр комы, 200 грамм үсемлек мае, 100 грамм 6 процентлы аш серкәсе кирәк булыр.
Помидорларны — зур булмаган өлешләргә, баклажан, суган һәм кишерне эрерәк кисәкләргә турыйбыз. Казанга башта кишер белән суганны, аннары баклажанны, ә иң өскә помидор кисәкләрен тезәбез. Алар өстенә барлык тәмләткечләрне салабыз, тик аларны бутамыйбыз. Шулай, казанның капкачын каплап, кайнатып чыгарабыз һәм талгын утта 35-40 минут пешерәбез.
Стерильләштерелгән банкаларга тутырыр алдыннан гына салатка аш серкәсе кушып җибәрәбез. Баклажанны алдан тозлы суда тотсагыз, салатка ачысы чыкмас.
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Фото: https://vk.com/
Комментарийлар