Логотип «Мәйдан» журналы

Глинка исемендәге вокал конкурсының II турына узучылар исемлеге билгеле

Казанда Глинка исемендәге халыкара вокал конкурсының I туры төгәлләнде. Жюри Казан башкаручылары арасыннан нигездә хатын-кызлар тавышларын сайлап алган.  II турга узучылар исемлеген конкурсның жюри рә...

Казанда Глинка исемендәге халыкара вокал конкурсының I туры төгәлләнде. Жюри Казан башкаручылары арасыннан нигездә хатын-кызлар тавышларын сайлап алган.  II турга узучылар исемлеген конкурсның жюри рәисе Альбина Шаһиморатова укып чыкты.
Глинка исемендәге вокал конкурсының II турына узучылар исемлеге билгеле
“Үтә алмаганнар, борчылмагыз. Без бөтенегезне дә үткәрә алмыйбыз - конкурсның шартлары шундый. Шулкадәр күп катнашучы булуы Глинка конкурсында булмаган хәлдер дип уйлыйм. Жюри объектив карар кабул итте”, - диде ул.
Икенче турга узучылар арасында Казан консерваториясе студентлары һәм чыгарылышлары Элиза Насыйрова, Сәрвәр Кадыйров, Валентина Строганова, Ирек Фәттахов, Илүсә Хуҗина, Эльвира Авзалова, Эльза Исламова, Айгөл Хисмәтуллина бар.
Казанда Глинка исемендәге XXVI халыкара вокал конкурсы бара. Бүген II тур башлана. Ул ике көн дәвам итәчәк. Конкурс тыңлаулары Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында үтә. Икенче турга керү бушлай.
Конкурс нәтиҗәләре 18 апрельдә финал турыннан соң игълан ителәчәк. Бүләкләү тантанасы - 19 апрельдә.

  • Биш ел дәвамында үткәрелмәгән конкурсны Казанда үткәрү тәкъдиме белән Альбина Шаһиморатова чыккан. 2005 елда ул үзе шушы конкурс лауреаты иде. Жюри әгъзалары арасында Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина да бар.


Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/15/184520/

Комментарийлар