Логотип «Мәйдан» журналы

Гидрометүзәк: Татарстанда шимбәгә кадәр җылы булачак

Якындагы көннәрдә Татарстанда һава торышының яхшыруы көтелә. Көндез температура 7 градуска кадәр күтәреләчәк, төнлә -6 градустан түбән булмаячак. Әмма ял көннәрендә тагын бераз салкынайта.Татарстан Ги...

Якындагы көннәрдә Татарстанда һава торышының яхшыруы көтелә. Көндез температура 7 градуска кадәр күтәреләчәк, төнлә -6 градустан түбән булмаячак. Әмма ял көннәрендә тагын бераз салкынайта.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә республикада көндез +6 градус һәм төнлә -14 градус фаразлана.
Чәршәмбе көнне төнлә һәм иртән термометрның терекөмеш баганасы 0..-5 градус күрсәтәчәк, урыны белән -9 градуска кадәр. Көндез +2..+7 градус булачак. Явым-төшем ихтималы аз. Синоптиклар пәнҗешәмбе, 24 мартта, шундый ук һава торышы вәгъдә итә.
Җомга урыны белән бераз кар яварга мөмкин, әмма һава торышы җылы булачак. Төнлә һава температурасы -1. -6 градус, ә төнлә 0..+5 градус фаразлана.
Әмма шимбә һава температурасы төшәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы -4..-13 градус, ә көндез -1…+4 градус булуы көтелә. Моннан тыш, Татарстанның көнбатыш ягында кар һәм көчле җил көтелә.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/21-03-2022/gidromet-z-k-tatarstanda-shimb-g-kad-r-yly-bulachak-5851832

Комментарийлар