Логотип «Мәйдан» журналы

"Галия-Заһир" дуэтына югары бәя бирелде - Фидан Гафаров һәм Нурия Ирсаева орден белән бүләкләнде

Уфада М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры актерлары Нурия Ирсаева белән Фидан Гафаровны Яңа ел алдыннан орден белән бүләкләделәр.Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов Нурия Ирсаеваг...

Уфада М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры актерлары Нурия Ирсаева белән Фидан Гафаровны Яңа ел алдыннан орден белән бүләкләделәр.
image32080803_479aa2e58ca3a53c7dd77c4008b6ea8e
Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов Нурия Ирсаевага – Халыклар дуслыгы ордены, Фидан Гафаровка Салават Юлаев орденын тапшырды.
- Тормышыбызны акыллы, зыялы, һәм эрудицияле кеше бизи. 50 елдан артык Башкортстанның һәм Россиянең күп милләтле халкына хезмәт итүемә шатмын. Гомеремнең азагына кадәр шушы эшне дәвам итәчәкмен, – дигән Фидан Гафаров.
image32080803_c911b1a946be1b7b067f69053b8c90cc
Фидан Гафаров та, Нурия Ирсаева да – Башкортстанның халык артистлары. Аларның иҗади тандемында иң танылган образ – “Галия һәм Заһир” дуэты.
Нурия Ирсаева — драма артисты, педагог, 1965 елдан Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә уйный. Башкортстан АССРның (1980), РСФСРның (1984), Татарстанның (1998) халык артисты. 1942 елда Миякә районындагы татар авылы Канбәктә туган.
1965 елда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры труппасына кабул ителә. Бүген дә әлеге театрда хезмәт куя. 1987 елдан Уфа дәүләт сәнгать институтында укыта.
Иң танылган рольләре – Галиябану - «Галиябану», Сәрвәр — «Башмагым» , Мәйсәрә — «Зәңгәр шәл», Галия — «Тапшырылмаган хатлар», Галия — «Галия» һ.б.
Фидан Гафаров (Фидан Сафа улы Гафаров) — драма артисты, җырчы, Гафури театрының (Уфа) артисты. БАССР (1980), РСФСР (1984), Татарстанның (1994) халык артисты. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1981).
1947 елның 12 октябренда БАССР Дүртөйле районы Яңа Уртай авылында туган. Уфа сәнгать укуханәсенең театр бүлеген (И.Х. Йомагулов курсы) тәмамлаган (1966).
1967 елдан М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында эшли.
Драматургиянең төрле жанрларына караган әсәрләрдә 100 гә якын рольне башкара.
 
http://intertat.tatar/

Комментарийлар