Логотип «Мәйдан» журналы

Галимнәр шикәр авыруыннан саклануның гади ысулын атады

Атнасына ике минут бик интенсив тренировкалар ясау икенче типтагы шикәр авыру барлыкка килүне кисәтә. Моны Шотландиянең Абердин университеты галимнәре ачыклаган. Бу хакта “Медикфорум” сайты яза.Тәҗриб...

Атнасына ике минут бик интенсив тренировкалар ясау икенче типтагы шикәр авыру барлыкка килүне кисәтә. Моны Шотландиянең Абердин университеты галимнәре ачыклаган. Бу хакта “Медикфорум” сайты яза.
Тәҗрибәдә шикәр авыруы барлыкка килү куркынычы зур булган артык авырлыктан интегүчеләр катнашкан. Алар сигез атна дәвамында, атнасына ике мәртәбә велотренажерда шөгыльләнгән. Алар алты секундлык ун тренировка ясаган.
Тәҗрибәдә катнашучыларның йөрәк-кан тамыры системасының халәте яхшырган һәм кандагы шикәр чистару бәрабәренә инсулинга сизгерлек арткан.
Галимнәр әйтүенчә, кыска вакытлы интенсив тренировкалар көн саен яртышар сәгатьлек уртача физик активлык кебек үк файдалы.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/17/188216/

Комментарийлар