Логотип «Мәйдан» журналы

Галимнәр фастфуд ашауның акыл зәгыйфьлегенә китерүен ачыклаган

Фастфуд ашау баш миенең иртә картаюына һәм шул сәбәпле акыл зәгыйфьлегенә китерә. Австралия милли университеты галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта MedicalXpress сайтына сылтама белән Lenta.ru я...

Фастфуд ашау баш миенең иртә картаюына һәм шул сәбәпле акыл зәгыйфьлегенә китерә. Австралия милли университеты галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта MedicalXpress сайтына сылтама белән Lenta.ru яза.
fastfud
Табиблар 200 фәнни эш тикшергән. Аларда баш мие сәламәтлеге, картлык һәм тышкы факторлар арасындагы бәйләнешләр өйрәнелгән.
Галимнәр ачыклаганча, озак вакыт дәвамында зыянлы ризыклар ашау һәм физик активлык җитмәү икенче типтагы шикәр авыруы, демениция һәм ми атрофиясе барлыкка килү куркынычын арттыра.
Шул ук вакытта когнитив проблемалар шактый иртә барлыкка килергә һәм алар хәл итмәслек булырга мөмкин. Шул сәбәпле деменция куркынычын киметү өчен 60 яшьлекләргә бирелә торган киңәшләр файдасыз дип белдерә белгечләр. Алар дөрес туклануга мөмкин кадәр яшьрәк вакытта күчәргә киңәш итә.
Фото: https://pixabay.com/

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/16/188184/

Комментарийлар