Логотип «Мәйдан» журналы

Гаилә, ата-ана турында мәкальләр

Тату гаиләгә кайгы керми.

Гаилә – гомер чишмәсе.
Яраткан күңелдә ялган булмый.
Мәхәббәтсез гаилә – тамырсыз агач.
Ата-ана гаебен тикшерү бала эше түгел.
Ата-ана йөрәгенең тирәнлеген балалар белми.
Ата-ананы тыңлаган — адәм булган, тыңламаган — әрәм булган.
Ата-анасына игелек күрсәтмәгән,
Олыгайгач үзе дә игелек күрмәс.
Ата аркасы — кала аркасы.
Ата — беләк,
Ана — йөрәк.
Ата — җизнә,
Ана — казна.
Ата — йортның матчасы,
Ана — йортның өрлеге,
Балалар — стенасы.
Ата йөрәге — таудан өлкән,
Ана йөрәге — диңгездән тирән.
Атаның каны, ананың сөте.
Атаң-анаң — чын дусың,
Дус-ишләрең — юлдашың.
Атаң кебек кешегә тел озайтма.
Атаңа ни кылсаң, алдыңа шул килер.
Атаңны башыңда тот,
Аңаңны учыңда тот!
Ата өчен улы җан бирсә, улга дан.
Ата сүзен тыңламаганны, атауга ыргытканнар, ди.
Атасы барның бәхете бар.
Атасын алдаган илен дә алдар.
Ата угылының үзеннән шәбрәк булуын тели.
Ахмак малай ата-анасын үзенә дошман дип уйлый.
Ачтан үлсәң дә, ата-анаңны ташлама!
Аю да баласын "йомшагым" ди.
Бу дөньяда өч нәрсә эзләп табылмас: бере ата, бере ана, бере карендәш.
Ул туды — илгә ту (байрак) туды.
Улы барның кулы бар.
Алты көн ач булсаң да, ата гадәтен ташлама.
Ата баласы аз рәхәткә, күп хәсрәткә түзәр.
Ата баласы кемнән туганын онытмый.
Ата баласы үз хатасын үзе юар.

Николай Туганов фотосы.


 

Комментарийлар