Логотип «Мәйдан» журналы

Гает көнендә Казанда остазларны һәм мөселман дин әһелләрен искә алдылар

Гает көнне зиратка барып, мәрхүм булган кардәшләребезне дога кылып искә алу – күркәм гадәт. Бүген шул уңайдан елдагыча Казан шәһәренең Яңа бистә зиратында үтүче Остазларны искә алу көне дә күпләгән мө...

Гает көнне зиратка барып, мәрхүм булган кардәшләребезне дога кылып искә алу – күркәм гадәт. Бүген шул уңайдан елдагыча Казан шәһәренең Яңа бистә зиратында үтүче Остазларны искә алу көне дә күпләгән мөселман дин эшлеклеләрен, татар зыялыларын җыеп китерде.
Әлеге чараны 1998 елдан бирле Ильяс хәзрәт Җиһаншин оештыра, ул искә алу көненең программасын һәм каберлекләр картасын төзи. Аның белән беррәттән Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре дә килде
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, быел искә алу чарасында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөфтиятенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, галим Искәндәр Гыйләҗев, шагыйрь Разил Вәлиев, галим Фоат Галимуллин, язучы Данил Салихов, язучы Ләбиб Лерон һ.б. да бар иде

  • Шәкертләр катнашында уза торган Остазлар көне мәрхүмнәрне дога белән искә алу, онытмау, шәхесләр турында бай мәгълүматны яшь буынга җиткерү максатыннан үткәрелә. Булачак имамнар, әлеге тәҗрибәне мәхәлләләренә кайтып эшкә урнашкан үз төбәкләрендә дә дәвам иттерәләр.


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/gaet-konenda-kazanda-ostazlarny-ham-moselman-din-ahellaren-iska-aldylar-5854019

Комментарийлар