Логотип «Мәйдан» журналы

Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе абонементлар ярминкәсе үткәрә

22-27 март көннәрендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 2016-2017 концерт сезонына абонементлар сату буенча ярминкә уздырылачак. Тәүге тапкыр үткәрелә торган әлеге чара филармония...

22-27 март көннәрендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 2016-2017 концерт сезонына абонементлар сату буенча ярминкә уздырылачак. Тәүге тапкыр үткәрелә торган әлеге чара филармониянең Концерт залы фойесында оештырыла һәм анда кассалар сәгать 10.00 дән 16.00 гә кадәр эшләячәк.
8e306c09cfe9172a887aba30d687b628
Бу хакта бүген “Татар-информ” МА тарафыннан уздырылган матбугат конференциясендә филармония директоры Кадыйм Нуруллин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, мондый төр абонементлар беренче тапкыр гамәлгә кертелә. Моңа кадәр дә филармониядә абонемент системасы эшләде. Әмма, директор билгеләп үткәнчә, алар “очрактан-очракка” гына ясалган булган. “Бүген без абонемент системасы буенча дөньякүләм тәҗрибәгә таянып эш итәргә ниятлибез. Филармония ул бер концерт залы гына түгел, ә күп залларны берләштерү һәм абонемент системасы ярдәмендә җыйналган концертларны төрле катлам кешеләренә җиткерү”, - диде Кадыйм Нуруллин журналистлар белән очрашу барышында.
Ярминкәдә барлыгы 22 абонемент тәкъдим ителәчәк, алар 90 концертны үз эченә ала. Әлеге мәдәни учреждение җитәкчесе ассызыклаганча, абонементлар төрле яшьтәге, төрле ихтыяҗлы һәм төрле финанс мөмкинлеге булган кешеләр өчен эшләнгән.
“Абонемент системасын булдыру тиз генә эшләнелми, чынлыкта, бу күпьеллык хезмәт. Концертлар эше буенча урынбасарым Ренат Равил улы 4 ел дәвамында филармонияләр буйлап йөреп, әлеге системаны өйрәнде”, - диде директор К. Нуруллин.
Филармониянең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов та бу сүзләрне хуплады һәм, дөрестән дә, зур эш башкарылуын, тамашачылар белән, башка филармонияләр белән үзара аралашу нәтиҗәсендә барлыкка килгән продукт икәнен белдерде.
“Бу Татар дәүләт филармониясенең заман белән бергә атлавын күрсәтә. Минем вазыйфам исә әлеге концертларның сәнгати яктан ни дәрәҗәдә булуын күзәтүдән гыйбарәт. Бер генә концерт та безнең күз уңыннан читтә калмый”, - диде ул.
Кадыйм Нуруллинның концертлар эше буенча урынбасары Ренат Закиров хәбәр иткәнчә, абонементлар белән интернетта, филармониянең сайтында (http://tatfil.ru) танышырга мөмкин. “Әлеге концертлар 2016 елның сентябрь аеннан алып 2017 елның май аена кадәр үткәреләчәк. Абонементлар жанрлар буенча да бүленгән. Мисал өчен, джаз, балет, шигъри кичәләр, фортепиано һәм музыка, кинолар күрсәтү кебекләре бар. Алар төрле аудитория — балалар, бөтен гаилә, өлкән буыннар өчен, бер сүз белән әйткәндә, төрле яшь категорияләрен һәм төрле ихтыяҗларны күздә тотып эшләнгән”, - диде ул яңа сезонда тәкъдим ителәчәк абонементларга бәя биреп.
Абонемент системасы буенча тәкъдим ителә торган концертлар арасында татар телендә бары 2 генә концертны күрергә мөмкин. Аның берсе - Гали Ильясовның тууына 80 ел тулу уңаеннан 2016 елның 4 декабрендә үткәрергә планлаштырылган “Синең өчен” дип исемләнгән әдәби-музыкаль лекторий.
Бу уңайдан Кадыйм Нуруллин: ”Мин абонемент системасында дөньякүләм тәҗрибәне файдаланабыз дип юкка гына әйтмәдем. Хәзер без бөтен филармонияләр белән бер яссылыкка чыктык һәм без шулай эшләргә тиеш тә. Башка филармонияләрдә, мисал өчен, Мәскәүдә, татар телендә абонементлар була алмый. Абонемент ул эшчәнлекне гастрольләр системасы буенча алып бару дигәнне аңлата”, - диде.
Айдар Фәйзрахманов исә абонемент кысаларында 21 ноябрь көнне филармониянең Фольклор музыкасы ансамбле концерты уздырылачагын хәбәр итте. “Безнең татар тамашачысы бик үзенчәлекле. Безнең концертлар залында үткәрелә торган барлык концертларны да карап барам һәм, шуңа бәйле рәвештә, нәтиҗәләр ясыйм. Фольклор музыкасы ансамбле концерты тәҗрибә буларак үткәрелә һәм татар тамашачысының бу яңалыкка ни дәрәҗәдә әзер булуын күрсәтәчәк”, - дип аңлатма бирде.
 
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар