Логотип «Мәйдан» журналы

Флорид Әгъзәмов истәлегенә элмә такта куелды

Бүген Казан дәүләт университетында журналистика факультетын, татар бүлеген оештыру башында торган шәхес,  декан Флорид Әгъзәмов истәлегенә багышланган мемориал такта ачтылар. Быел аңа 80 яшь тулыр иде...


Бүген Казан дәүләт университетында журналистика факультетын, татар бүлеген оештыру башында торган шәхес,  декан Флорид Әгъзәмов истәлегенә багышланган мемориал такта ачтылар. Быел аңа 80 яшь тулыр иде.



lFpe1pyXvHc
Флорид Әгъзәмов яшәгән йортка мемориал такта кую идеясен улы Азаман белән килене Елена тәкъдим итә. Республика каләм ияләре исә бу фикерне күтәреп ала, акчалата ярдәм күрсәтә. Чарада журналистика тарихында инде үзенең саллы эзен калдырган Әгъзәмов буыны, Флорид абыйның укучылары да бар иде.
- Мемориаль такта Флорид Әгъзәмов өчен генә түгел, университетта укыткан журналистика ветераннары истәлегенә дә багышланган дип уйлыйм. Хәзер остазыбыз Флорид Әгъзәмов төрле буын каләм ияләрен берләштерүче зур көч булып тора, - диде Казан Федераль университеты, Югары журналистика мәктәбенең татар кафедрасы бүлеге мөдире Васыйл Гарифуллин.

 
Чыганак: http://shahrikazan.com/tt


 

Комментарийлар