Логотип «Мәйдан» журналы

Фигуралы шуу осталары Тарасова белән Заһитова Олимпия Уеннарына барачак

Фигуралы шуу осталары – Казан кызы Евгения Тарасова белән Ижауда яшәүче милләттәшебез Алинә Заһитова Олимпия Уеннарына барачак. Алар икесе дә Россиянең Олимпия җыелма командасы исемлегенә кертелгән.Җы...

Фигуралы шуу осталары – Казан кызы Евгения Тарасова белән Ижауда яшәүче милләттәшебез Алинә Заһитова Олимпия Уеннарына барачак. Алар икесе дә Россиянең Олимпия җыелма командасы исемлегенә кертелгән.
Җыелма команда составына спортчыларны Мәскәүдә узган Европа чемпионаты нәтиҗәләре буенча сайлап алдылар. Бу ярышта Алинә Заһитова хатын-кызлар арасында беренче урынны алды. Евгения Тарасова исә Владимир Морозов белән парлы шууда чемпион исемен яулады.
 
http://www.vatantat.ru

Комментарийлар