Логотип «Мәйдан» журналы

Фидель Кастроның улы үз-үзенә кул салган

Кубада элеккеге куба лидеры Фидель Кастроның өлкән улы, фәннәр докторы Фидель Анхель Кастро Диас-Баларт үз-үзенә кул салган, дип хәбәр итә Prensa Latina басмасына сылтама белән РИА «Новости». Фото: ht...

Кубада элеккеге куба лидеры Фидель Кастроның өлкән улы, фәннәр докторы Фидель Анхель Кастро Диас-Баларт үз-үзенә кул салган, дип хәбәр итә Prensa Latina басмасына сылтама белән РИА «Новости».
1517554669_maxresdefault Фото: https://www.business-gazeta.ru
Чыганакларда язылганча, Кастро озак вакыт тирән депрессиядә булган һәм хәтта табибларга да мөрәҗәгать иткән.
68 яшьлек Кастро Диас-Баларт Куба Дәүләт советында фәнни сораулар буенча киңәшче булган һәм Куба фәннәр академиясенең вице-президенты вазифасын да башкарган, ул инновацияләр темасы белән шөгыльләнгән.
Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты отличнигы, Россиянең Яңа Воронеж АЭСында һәм Курчатов исемендәге атом энергиясе институтында эшләгән.
 

Комментарийлар