Логотип «Мәйдан» журналы

Фәнни үрләрне яулап

Мил­ли мә­дә­ни­ят­нең мө­һим бер тар­ма­гы бул­ган ма­тур әдә­би­ят­ны өй­рә­нә тор­ган фән бу өл­кә­гә ки­лү­че­дән ти­рән бе­лем, эру­ди­ция, ки­лә­чәк­не то­ем­лау, ты­рыш­лык һәм зур омтылыш­лар...

Мил­ли мә­дә­ни­ят­нең мө­һим бер тар­ма­гы бул­ган ма­тур әдә­би­ят­ны өй­рә­нә тор­ган фән бу өл­кә­гә ки­лү­че­дән ти­рән бе­лем, эру­ди­ция, ки­лә­чәк­не то­ем­лау, ты­рыш­лык һәм зур омтылыш­лар бе­лән яшәү­не та­ләп итә. Шу­ңа да әдә­би­ят фә­не өл­кә­сен­дә җит­ди ка­за­ныш­лар­га ире­шү­че­ләр күп бул­мый­ча, алар гу­ма­ни­тар фән­нәр үсе­ше­нә зур йо­гын­ты ясап, җәмәгать­че­лек ара­сын­да киң та­ны­лу ала. Үзе­нең фик­ри җе­гә­ре бе­лән хә­зер­ге та­тар әдә­би­ят бе­ле­мен­дә­ге тик­ше­ре­нү­ләр­нең юнә­ле­шен бил­ге­ләп, аны ме­то­до­ло­гик һәм те­о­ре­тик нигез­ләү­че­ләр­нең бер­се – фи­ло­ло­гия фән­нә­ре док­то­ры, про­фес­сор, ака­де­мик, Та­тарс­тан Фән­нәр ака­де­ми­я­се­нең ви­це-пре­зи­ден­ты Да­ния Фа­тих кы­зы За­һи­дул­ли­на. Әдә­би­ят фәне­нең юга­ры үр­лә­ре­нә ире­шеп, ос­таз­ла­ры­ның һәм күп сан­лы шә­керт­лә­ре­нең ти­рән хөр­мә­те­нә ла­ек бул­ган га­ли­мә­нең бай тор­мыш юлы ту­ган туф­ра­гын­нан баш­ла­на.
Да­ния Фа­тих кы­зы 1964 ел­ның 1 ок­тяб­рен­дә  Мөс­лим ра­йо­ны Әмә­кәй авы­лын­да ту­ып үсә. Үзе­нең ма­тур та­би­га­те, ел­га-күл­лә­ре, бо­лын­на­ры бе­лән дан тот­кан тө­бәк­тә әдә­би­ят һәм сән­гать ха­лык­ның ае­рыл­гы­сыз юл­да­шы бу­лып то­ра. Шу­ңа да мәк­тәп ел­ла­рын­да ук күп­ләр шигъ­ри­ят бе­лән ма­вы­га, җыр-му­зы­ка­га тар­ты­ла. Әнә шул мо­хит­тә үс­кән Да­ни­я­гә дә ши­гырь «җе­не» бик ир­тә ка­гы­лып, ул са­ми­ми хис­лә­рен ра­йон га­зе­та­сы бит­лә­ре аша җит­ке­рә баш­лый. Яшь кыз­ның шигъ­ри­ят бе­лән кы­зык­сы­ну­ын­да та­тар те­ле һәм әдә­би­я­ты укы­ту­чы­сы Фа­кил Са­фин һәм ра­йон га­зе­та­сы кар­шын­да эш­ләп ки­лү­че Әдә­би бер­ләш­мә җи­тәк­че­се Фо­ат Сад­ри­ев­ның ро­ле зур бу­ла. Ки­лә­чәк­тә ша­гыйрь, про­за­ик, пуб­ли­цист була­рак киң та­ны­лу ала­чак әле­ге ос­таз­ла­ры яр­дә­ме бе­лән ул иҗат сер­лә­ре­нә өй­рә­нә. Ур­та мәк­тәп­не тә­мам­лап, Ка­зан дәү­ләт уни­вер­си­те­ты­ның та­тар те­ле һәм әдә­бия­ты бү­ле­ге­нә укыр­га кер­гән яшь кыз әдә­би­ят-сән­гать ру­хы шау­лап тор­ган мо­хит­кә элә­гә. Ә ин­де сту­дент­лар­ның чын ку­ми­ры-ос­та­зы­на әве­рел­гән Мө­хәм­мәт Мәһ­ди­ев җи­тәк­лә­гән «Әл­лү­ки» иҗат бер­ләш­мә­се Да­ния Са­ли­хо­ва­ны ак­тив иҗат­ка дәрт­лән­де­рә, әдә­би­ят фә­не өл­кә­се­нә ил­тә. Та­ныл­ган әдә­би­ят га­ли­ме Йол­дыз Нигъ­мә­тул­ли­на (Га­лим­җан Нигъ­мә­ти кы­зы) алып бар­ган дә­рес-се­ми­нар­лар­дан да чит­тә кал­мый ул. Ире Ил­дус Кот­дус улы бе­лән бер­ни­чә ел Бал­тач райо­нын­да мәк­тәп­тә эш­лә­гән­нән соң, Да­ния Фа­тих кы­зы янә­дән универс­тет­ка әй­лә­неп кай­та һәм та­ныл­ган га­лим Тәл­гат Га­лиул­лин җи­тәк­че­ле­ген­дә фән­ни тик­ше­ре­нү­ләр­гә ке­ре­шә. Мәк­тәп­тә та­тар әдә­би­я­тын укы­ту мәсь­ә­лә­лә­ре бу­ен­ча кандидат­лык (1993), бер­ни­чә ел­дан та­тар әдә­би­ят те­о­ри­я­се фор­ма­ла­шу һәм үсү та­ри­хы бу­ен­ча док­тор­лык дис­сер­та­ци­я­лә­ре як­лый (2001). Уни­вер­си­тет­та­гы хез­мәт юлын ассистент бу­ла­рак баш­лап, тиз ара­да про­фес­сор дә­рә­җә­сен ала, ка­фед­ра мө­ди­ре итеп сай­ла­на, ә ин­де 2007 ел­дан Д.Ф. За­һи­дул­ли­на Та­тарс­тан Фән­нәр ака­де­ми­я­се­нә кү­чеп, Баш гыйль­ми сәр­ка­тип, ан­на­ры ви­це-пре­зи­дент ва­зый­фа­ла­рын баш­ка­ра.
Да­ния Фа­тих кы­зы ике дис­тә ел сту­дент­лар­га бе­лем би­реп, үзен ос­та лек­тор, та­ләп­чән ос­таз, ке­ше­лек­ле һәм яр­дәм­чел пе­да­гог итеп та­ны­та. Ти­рән бе­ле­ме, да­и­ми эз­лә­нүе, та­тар әдә­би­ят фә­нен дөнья фә­не ка­за­ныш­ла­ры яс­сы­лы­гын­да һәм ча­гыш­тыр­ма план­да бә­я­лә­ве, яңа­дан-яңа эз­лә­нү­ләр­гә тар­туы бе­лән ул сту­дент­лар­ны үзе­нә җә­леп итә, бик күпләренең фи­кер­дә­ше, ос­та­зы бу­лып та­ны­ла.
Да­ния Фа­тих кы­зы фән­ни-ме­то­дик һәм те­о­ре­тик эш­чән­ле­ген та­тар әдә­би­я­тын мәк­тәп­тә укы­ту мәсь­ә­лә­лә­рен өй­рә­нү­дән баш­лый. Ул, бе­рен­че­ләр­дән бу­лып, сүз сән­га­тен укы­ту­га бәй­ле тра­ди­ци­я­ләр­не бар­лау­га алы­на һәм мәк­тәп-мәд­рә­сә­ләр тәҗ­ри­бә­сен өй­рә­нә. Га­ли­мә­нең «Ур­та мәк­тәп­тә та­тар әдә­би­я­тын укы­ту» (2000, 2004) дип атал­ган дә­рес­ле­ге бу өлкә­дә җит­ди ал­га­рыш бу­ла­рак ка­бул ите­лә. Ав­тор XIX йөз, ае­ру­ча XX йөз ба­шын­да Ф. Әмир­хан, Г. Ис­ха­кый, Г. Сәгъ­ди, Г. Ту­кай, Г. Иб­ра­һи­мов, Г. Бат­тал һ.б. фи­да­карь­ләр тырыш­лы­гы бе­лән әдә­би­ят укы­ту­ның те­о­ри­я­гә ни­гез­лән­гән сис­те­ма­сы бар­лык­ка ки­лү­ен, ул чор дә­рес­лек­лә­рен­дә­ге фи­кер-ка­раш­лар­ның бү­ген дә за­ман­ча бу­лу­ын дә­лил­ли. Татар әдә­би­я­тын укы­ту­ның нә­ти­җә­ле­ле­ген кү­тә­рү юлын­да та­я­ныч бу­лып, үт­кән ми­рас­ны, тәҗ­ри­бә­не өй­рә­нү ки­рәк­ле­ген ача. Шәх­си һәм күп­сан­лы укы­ту­чы­лар­ның эш тәҗрибәсе­нә, шу­лай ук дөнь­я­кү­ләм ка­бул ител­гән ка­за­ныш­лар­га ни­гез­лә­неп языл­ган дә­рес­лек үзе­нең тео­ре­тик җир­ле­ге, фак­тик ма­те­ри­ал­га бай­лы­гы, за­ман ру­хы­на ту­ры ки­лүе бе­лән ае­ры­лып то­ра. Бу өл­кә­дә­ге эш­чән­ле­ген дә­вам итеп, Да­ния Фа­тих кы­зы та­тар әдә­би­я­тын­нан рес­пуб­ли­ка олим­пи­а­да­ла­рын­да бай­так ел­лар жю­ри рә­и­се бу­ла, дәү­ләт стандартлары­на ни­гез­лән­гән прог­рам­ма­лар эш­ләү­гә алы­на, ту­ган тел һәм әдә­би­ят­ны укы­ту­ның яңа Кон­цеп­ци­я­сен эш­ләү­гә җи­тәк­че­лек итә.
Га­ли­мә эш­чән­ле­ге­нең икен­че бер юнә­ле­ше та­тар әдә­би­ят фә­не­нең үсеш-үз­гә­реш та­ри­хын өй­рә­нү бе­лән бәй­ле. Бил­ге­ле бул­ган­ча, фән буш урын­да бар­лык­ка кил­ми, ае­рым шартлар­га бәй­ле, ул, әзер­лек чо­ры аша үтеп, үзе­нең ни­гез­лә­рен бар­лый, ан­на­ры ое­шу һәм фор­ма­ла­шу дә­ве­ре­нә ки­леп ке­рә һәм, ни­һа­ять, фән­ни прин­цип­ла­ры бил­ге­лә­нә. Әле­ге юл­ны бел­ми, өй­рән­ми то­рып, бү­ген­ге та­тар әдә­би­ят фә­не­нең то­ры­шы, үсеш мөм­кин­лек­лә­ре ту­рын­да сүз алып ба­ру мәс­ли­хәт тү­гел. Д. За­һи­дул­ли­на та­тар әдә­би­ят те­о­ри­я­се­нең бар­лык­ка ки­лү һәм үсеш бас­кыч­ла­рын сис­те­ма­лы өй­рә­нү­гә алы­на һәм нә­ти­җә бу­ла­рак «Ә­дә­би­ят ка­нун­на­ры һәм за­ман» (2000) ди­гән фән­ни мо­ног­ра­фи­я­се дөнья кү­рә. Ав­тор «без­дә әдә­би­ят тео­рия­се бул­ма­ган» ди­гән фи­кер­не кат­гый ки­ре ка­га һәм та­тар әдә­би­я­тын, фәл­сә­фи-эс­те­тик фи­ке­рен тик­ше­рү аша та­тар әдә­би-те­о­ре­тик ка­раш­лар­ның эз­лек­ле рә­веш­тә җир­лә­шү­ен, шу­лай ук фән бу­ла­рак әдә­би­ят те­о­рия­се­нең мил­ли үзен­чә­лек­лә­рен ачу­га ки­лә.
ХХ йөз ба­шын­да гы­на фор­ма­ла­шу про­цес­сы ки­чер­гән та­тар әдә­би­ят бе­ле­ме тиз­лә­тел­гән үсеш юлы үтә һәм әдә­би тән­кыйть, әдә­би­ят те­о­ри­я­се, әдә­би­ят та­ри­хы ке­бек төп тар­мак­ла­ры­ның ни­гез таш­ла­рын са­ла. Мо­ңа йо­гын­ты яса­ган сә­бәп­ләр бу­лып, бер­дән, та­тар әдә­би­я­ты­ның ти­рән та­мыр­ла­ры бу­лу, иҗ­ти­ма­гый фи­кер­гә, ха­лык­ның ру­хи тор­мы­шы­на га­ять зур тәэ­сир яса­вы һәм үз эчен­дә әле­ге бай ми­рас­ны бар­лау, өй­рә­нү, сис­те­ма­га са­лу юл­ла­рын эз­лә­ве, икен­че­дән, бе­рен­че рус ре­во­лю­ци­я­сен­нән (1905–1907) соң­гы ел­лар­да татар җәм­гы­я­тен­дә баш­лан­ган Яңа­рыш дул­кы­ны яшә­еш­нең бар­лык кат­лам­на­рын иң­ләп үтүе, өчен­че­дән, Көн­чы­гыш­ның мө­сел­ман дөнь­я­сы бе­лән бул­ган зур тра­ди­ци­я­ләр­не сак­ла­ган хәл­дә, рус-Көн­ба­тыш дөнь­я­сы­ның, биг­рәк тә әдә­би-эс­те­тик һәм фәл­сә­фи ка­за­ныш­ла­рын үз­ләш­те­рү­гә алы­нуы һ.б. то­ра. Шун­дый шарт­лар­да әдә­бият бе­ле­ме җит­ди алга­рыш ки­че­рә һәм мө­һим ме­то­до­ло­гик мәсь­ә­лә­ләр­не тик­ше­рү­гә ки­лә. Җ. Вә­ли­ди, Г. Бат­тал, Г. Иб­ра­һи­мов, Н. Хәл­фин, Г. Сәгъ­ди һ.б. шә­хес­ләр­нең бү­ген дә кыйм­мә­тен җуймаган хез­мәт­лә­ре дөнья кү­рә.
Д. За­һи­дул­ли­на та­тар әдә­би­я­ты бе­лән ге­нә чик­лә­неп кал­мый­ча, та­тар иҗ­ти­ма­гый фи­ке­ре­нә, Шә­рык һәм Га­реб­нең әдә­би-фәл­сә­фи ка­раш­ла­ры­на ир­кен мө­рә­җә­гать итә һәм, шулар­га та­я­нып, үзе­нең кү­зә­тү­лә­рен тө­зек фән­ни сис­те­ма­га са­ла. Та­тар әдә­бия­ты­ның кы­зу темп­лар бе­лән үсе­ше, ан­да ре­а­лизм һәм ро­ман­тизм­га нис­бә­тән төр­ле юнә­леш­ләр барлык­ка ки­лү әдә­би­ят фә­не бе­лән шө­гыль­лә­нү­че­ләр ара­сын­да бә­хәс­ләр, фи­кер кар­шы­лык­ла­ры ки­те­реп чы­га­ра. Соң­гы­сы исә әдә­би­ят­ны аң­ла­ту­да бил­ге­ле бер прин­цип­лар­га та­ян­ган ке­ше­ләр­не бер­гә туп­ла­ган фән­ни-әдә­би мәк­тәп ое­шу­га ки­те­рә. Д. За­һи­дул­ли­на тик­ше­ре­нү­лә­ре күр­сәт­кән­чә, бу чор­да та­тар әдә­би­ят бе­ле­мен­дә «җәм­гы­ять­че­ләр» һәм «ру­хи­ят­че­ләр» дип атар­га мөм­кин бул­ган мәк­тәп­ләр бар­лык­ка ки­лә.
Д. За­һи­дул­ли­на мо­ног­ра­фи­я­се та­тар әдә­би­ят бе­ле­ме та­ри­хы­на яңа­ча ка­рар­га этә­рә. Ав­тор ае­рым ки­тап бу­лып, яи­сә күп­сан­лы га­зе­та-­жур­нал­лар­да сак­ла­нып кил­гән, мо­ңа ка­дәр игъ­ти­бар­дан чит­тә кал­ган бай әдә­би-те­о­ре­тик ми­ра­сы­быз­ны бар­лый, җен­тек­ле ана­лиз ясый һәм та­тар әдә­би­ят те­о­ри­я­се­нә ХХ га­сыр ба­шын­да га­ять та­лант­лы шә­хес­ләр тарафын­нан ни­гез са­лы­ну­ын дә­лил­ләп, алар­ның фән­ни-га­мә­ли та­быш­ла­рын ача, әдә­би­ят фә­нен­дә­ге уры­нын бил­ге­ли. Аның бу өл­кә­дә­ге эз­лә­нү­лә­ре «Ис­то­рия нау­ки о литерату­ре у та­тар» (2011) хез­мә­тен­дә та­гы да ти­рә­нәя, яңа факт-ми­сал­лар бе­лән ба­е­ты­ла һәм та­тар­лар­да әдә­би­ят фә­не үсе­ше га­рәп-фар­сы һәм төр­ки тел­ле ха­лык­лар фә­не ка­за­ныш­ла­ры яс­сы­лы­гын­да бә­я­лә­нә.
Д. За­һи­дул­ли­на эш­чән­ле­ге­нең та­гын бер мө­һим юнә­ле­ше та­тар әдә­би­я­ты та­ри­хын, ае­ру­ча аның «ал­тын чо­ры» бул­ган ХХ йөз ба­шы сүз сән­га­тен эч­ке за­кон­ча­лык­ла­ры­на бәй­ле үсеп-үз­гә­реп тор­ган, Шә­рык һәм рус-Ев­ро­па­ның фәл­сә­фи-эс­те­тик фи­ке­ре­нә ир­кен та­ян­ган кү­ре­неш бу­ла­рак өй­рә­нү бе­лән бәй­ле. Яңа­рыш юлы­на чык­кан ХХ йөз ба­шы та­тар сүз сән­га­тен­дә фа­ни һәм ба­кый дөнья ту­рын­да уй­ла­ну, җир тор­мы­шы­ның чик­лән­гән­ле­ген, ке­ше го­ме­ре­нең кыс­ка­лы­гын аң­лау, шу­ңа бәй­ле яшәү мәгъ­нә­се­нә, Ха­кый­кать­кә тө­ше­нү ом­ты­лы­шы һәм әле­ге фәл­сә­фи ка­раш­лар­ны әдә­би ча­ра­лар­да ча­гыл­ды­ру те­лә­ге мо­дер­нис­тик алым­нар эз­ләү­гә ки­те­рә. Д. За­һи­дул­ли­на «Мо­дер­низм һәм ХХ йөз ба­шы та­тар про­за­сы» (2003) хез­мә­тен­дә бил­ге­лә­гән­чә, мо­дер­низм «ә­дә­би­ят­та­гы кү­не­гел­гән алым һәм ысул­лар­ны ки­ре ка­га, әдә­би­ят­ның то­ры­шы-хә­ле бе­лән ри­за бул­мау­дан ки­леп чы­га. Шул ук ва­кыт­та ул әдә­би­ят­ны ка­мил­ләш­те­рү-үз­гәр­тү­гә этәр­геч би­рә, үз­гә юл­лар эз­ли». ХХ га­сыр ба­шын­да та­тар җәм­гы­я­те тиз­лә­тел­гән үсеш чо­рын – Яңа­рыш дә­ве­рен ки­че­рә. Рус ка­пи­та­лы бе­лән кө­рәш­тә та­тар бур­жу­а­зи­я­се үсеп, ны­гып җи­тә. Яшә­еш­нең төр­ле як­ла­ры­на бәй­ле иҗ­ти­ма­гый-фәл­сә­фи һәм сә­я­си фи­кер­дә­ге кү­тә­ре­леш мил­ли үзаң үсе­ше­нә һәм ахыр чик­тә та­тар мил­лә­те фор­ма­ла­шу­га ки­те­рә. Бо­лар­ның ни­ге­зен­дә ят­кан җә­дит­че­лек хә­рә­кә­те ди­ни ре­фор­ма­тор­лык­ка, мә­га­риф сис­те­ма­сы­на, ва­кыт­лы мат­бу­гат һәм китап чы­га­ру­га уңай йо­гын­ты ясый.
Хез­мәт­тә бу чор про­за­сын­да сим­вол­лар­га мө­рә­җә­гать итү­нең за­кон­ча­лык­ла­ры ае­рып чы­га­ры­ла. Тик­ше­ре­нү­че сим­во­лизм эс­те­ти­ка­сы­ның та­мыр­ла­рын да, ХХ га­сыр ба­шын­да­гы та­быш-үз­гә­реш­ләр­не дә күз уңын­да то­та. Ф. Әмир­хан, М. Хә­нә­фи, Б. Ман­сур, Г. Рә­хим, М. Га­фу­ри, Ә. Тан­га­та­ров, Си­рин, Г. Га­зиз һ.б. про­за әсәр­лә­рен­дә сим­вол­лар­ның төп идеяне ачу­да­гы уры­ны дә­лил­ле бил­ге­лә­нә. Әдә­би­ят­та­гы сыз­ла­ну яи­сә эк­зис­тен­ци­а­лизм фәл­сә­фә­се­нең ХХ йөз ба­шы про­за­сын­да ча­гы­лыш үзен­чә­лек­лә­ре та­тар әдә­би­ят белемен­дә иң аз өй­рә­нел­гән өл­кә бу­лып ка­ла би­рә. Га­ли­мә өч дис­тә­ләп хи­кәя һәм нә­сер­не тик­ше­рү аша ХХ йөз ба­шы әдә­би­я­тын­да эк­зис­тен­ци­а­лизм фәл­сә­фә­се­нә ни­гез­лән­гән ту­лы бер агым-кат­лам бу­лу­ын ача. Н. Ду­ма­ви, Г. Га­зиз, Ф. Әмир­хан һ.б. ав­тор­лар­ның киң кат­лау уку­чы­лар­га та­ныш әсәр­лә­рен дә «я­ңа­ча» укый, мо­ңа ка­дәр игъ­ти­бар­дан чит­тә кал­ган де­таль-кү­ре­неш­ләр­не та­ба, алар­ның әсәр­дә­ге ро­лен бил­ге­ли. Хез­мәт­тә мә­хәб­бәт те­ма­сы­ның чор, яшә­еш үзен­чә­лек­лә­ре, ха­лык­ны бор­чы­ган мәсь­ә­лә­ләр бе­лән ты­гыз бәйле­лек­тә тик­ше­ре­лүе дә игъ­ти­бар­ны җә­леп итә. Күп­сан­лы ми­сал­лар­да ХХ га­сыр ба­шы про­за­сын­да әле­ге та­би­гый хис-той­гы­ны тас­вир­лау­ның га­җә­еп ма­тур төс­мер­лә­ре бу­луы ачык­ла­на. Га­ли­мә фи­ке­рен­чә, та­тар әдә­би­я­тын­да­гы мә­хәб­бәт фәл­сә­фә­се, бер як­тан, Шә­рык ре­нес­сан­сы чо­рын­нан ки­лә тор­ган не­оп­ла­то­низм эс­те­ти­ка­сын кул­лан­ган ро­ман­тик су­рәт­ләү­гә ни­гез­лән­сә, икен­че як­тан, рус һәм Ев­ро­па фәл­сә­фә­сен­дә­ге ка­раш-фи­кер­ләр­не дә чит­кә как­мый.
«Дөнья су­рә­те үз­гә­рү» (2006) ки­та­бын­да Д. За­һи­дул­ли­на та­тар әдә­би­я­ты­ның күп­га­сыр­лык та­ри­хы­на күз таш­лап, ан­да яшә­еш су­рәт­лә­ре­нең ни сә­бәп­ле, ни­чек һәм ни рә­веш­ле үз­гә­рү­ен тик­ше­рә. Әдә­би­я­ты­быз­да дөнья су­рә­те үз­гә­рү­ен­дә ае­ру­ча әһә­ми­ят­ле дә­вер бу­ла­рак ХХ йөз ба­шы игъ­ти­бар үзә­ген­дә то­ра. Ав­тор фи­ке­рен­чә, бу чор­да дөнь­я­ның яңа моде­ле фор­ма­ла­ша, яңа тип ге­рой­лар мәй­дан­га ки­лә. Әле­ге кон­текст­та Дәр­де­мәнд, Г. Ту­кай. Г. Иб­ра­һи­мов. Ш. Ка­мал, Н. Ду­ма­ви һ.б. иҗа­тын­да­гы мил­ли дөнья су­рә­те чагылышын тик­ше­реп, әдә­би­я­ты­быз­ның клас­сик чо­ры­на фәл­сә­фи нок­та­дан то­рып бәя би­ре­лә. Га­ли­мә­нең бу юнә­леш­тә­ге яңа эз­лә­нү­лә­ре «Мо­дер­низм в та­тарс­кой литературе пер­вой тре­ти ХХ ве­ка» (2013) хез­мә­тен­дә урын ала. Үсеш-үз­гә­ре­шен­дә икен­че Яңа­рыш чо­рын ки­че­рү­че та­тар әдә­би­я­ты Көн­чы­гыш һәм Көн­ба­тыш­ның әдә­би-фәл­сә­фи йо­гын­ты­сын­да бу­лып, җит­ди сан һәм сый­фат үз­гә­реш­лә­ре­нә ире­шә. Аның бер ча­гы­лы­шы бул­ган мо­дер­нис­тик эч­тә­лек­ле әдә­би­ят­та сим­во­лизм, эк­зис­тен­ци­а­лизм, эксп­рес­си­о­низм, им-
п­рес­си­о­низм, гыйсъ­ян­чы­лык ке­бек агым­нар пәй­да бу­ла. Күп­сан­лы әсәр­ләр­не  тик­ше­рү аша ХХ йөз ба­шы әдә­би­я­тын­да алар­ның ту­лы бер агым-кат­лам бу­лу­ын дә­лил­ли. Га­ли­мә Дәр­де­мәнд, Н. Ду­ма­ви, Г. Га­зиз, Ф. Әмир­хан һ.б. ав­тор­лар­ның киң кат­лау уку­чы­лар­га та­ныш әсәр­лә­рен дә «я­ңа­ча» укый, мо­ңа ка­дәр игъ­ти­бар­дан чит­тә кал­ган де­таль-күренешләр­не та­ба, алар­ның әсәр­дә­ге ро­лен бил­ге­ли. Ав­тор­ның 1917 ел­дан соң­гы әдә­би­ят бу­ен­ча тик­ше­ре­нү­лә­ре бу чор сүз сән­га­те­нә бәй­ле фи­кер-ка­раш­лар­ны бер­мә-бер киңәй­теп җи­бә­рә. ХХ йөз ба­шын­да­гы мо­дер­нис­тик эз­лә­нү­ләр­нең яңа шарт­лар­да да үз­гә юл­лар, алым-ча­ра­лар бе­лән дә­вам ите­лүе, алар­ның со­ци­а­лис­тик ре­а­лизм иҗат ме­то­ды бе­лән кат­лау­лы мө­нә­сә­бә­те бил­ге­лә­нә. Рус әдә­би­я­ты­ның көч­ле йо­гын­ты­сын­да бул­ган аван­гард әдә­би­ят фор­ма һәм эч­тә­лек­не яңар­ту юл­ла­рын эз­ли. Шул рә­веш­ле има­жи­низм һәм фу­ту­рузм дип атал­ган агым­нар мәй­дан­га ки­лә. Ав­тор фи­ке­рен­чә, алар­да бил­ге­ле бер дә­рә­җә­дә ХХ йөз ба­шы мо­дер­низм әдә­би­я­ты бил­ге­лә­ре сак­ла­на. Әм­ма бу кү­ре­неш озак­ка бар­мый. 1920 ел­лар­ның икен­че яр­ты­сын­да сүз сән­га­тен­дә бер­төр­ле­лек кө­чәя һәм ул әдип­ләр­нең сән­га­ти эз­лә­нү­лә­рен бер­мә-бер та­рай­та.
Әдә­би­ят­чы­ның фән­ни-те­о­ре­тик эз­лә­нү­лә­ре, шул исәп­тән әдә­би­ят­ны өй­рә­нү тәгъ­ли­мат­ла­ры та­ри­хы сту­дент­лар һәм укы­ту­чы­лар өчен кол­ле­га­ла­ры бе­лән чы­гар­ган «Ә­дә­би әсәр­гә ана­лиз ясау» (2005), «Ә­дә­би әсәр: өй­рә­нә­без һәм ана­лиз ясый­быз» (2007) ке­бек дә­рес­лек­ләр­дә дә киң ча­гы­лыш та­ба.
Та­тар әдә­би­я­ты­ның күп­га­сыр­лык үсеш-үз­гә­реш та­ри­хы Д. За­һи­дул­ли­на­ның һәр­да­им игъ­ти­бар үзә­ген­дә бу­лып, аның ме­то­до­ло­гик һәм кон­цеп­ту­аль фи­кер­лә­ре «Та­тар әдәбияты та­ри­хы»­ның яңа си­гез­том­лы­гын эш­ләү­нең ни­ге­зен­дә то­ра. Га­ли­мә ае­ру­ча ХХ га­сыр әдә­би­я­ты та­ри­хы­ның фән­ни ни­гез­лә­рен, ае­рым әдип­ләр­нең иҗат порт­рет­ла­рын эш­ләү­гә зур көч са­ла. Юга­ры уку йорт­лар сту­дент­ла­ры өчен Н. Йо­сы­по­ва бе­лән бер­лек­тә чы­га­рыл­ган «ХХ га­сыр та­тар әдә­би­я­ты та­ри­хы» (1–2 ки­тап­лар, 2011) дә­рес­ле­ге өр-яңа кон­цеп­ци­я­гә ни­гез­лә­нүе бе­лән ае­ры­лып то­ра. Хез­мәт­нең яңа­лы­гы ХХ га­сыр та­тар әдә­би­я­тын бер­бө­тен кү­ре­неш итеп өй­рә­нү­дә, әдә­би про­цесс үзен­чә­лек­лә­рен «ак таплар»сыз ачу­да, сүз сән­га­те­нең үсеш-үз­гә­ре­шен синх­рон яс­сы­лык­та тик­ше­рү­дә, әдип­ләр иҗа­ты­на объ­ек­тив һәм ту­лы бәя би­рү­дә ча­гы­ла.
«1960–80 ел­лар та­тар әдә­би­я­ты: яңа­рыш мәй­дан­на­ры һәм аван­гард эз­лә­нү­ләр» мо­ног­ра­фи­я­сен­дә әле­ге чор сүз сән­га­те яңа кон­цеп­ци­я­гә ни­гез­лә­неп тик­ше­ре­лә. Ав­тор әдәбият­ка йо­гын­ты яса­ган иҗ­ти­ма­гый, со­ци­аль һәм мә­дә­ни фак­тор­лар­ны өй­рә­неп, та­тар әдә­би­я­ты­ның үз эчен­дә бар­ган за­кон­ча­лык­лар­га бәй­ле, аның әк­рен­ләп сый­фат үзгәреш­лә­ре­нә ки­лү­ен бил­ге­ли. Аның үзен­чә­ле­ге шун­да ки, «мил­ли әдә­би­ят­та авн­гард тра­ди­ци­он әсәр­ләр бе­лән янә­шә яши». Шу­ңа да әдә­би­ят фә­нен­дә алар бер­гә ка­ра­лып килде­ләр. Д. За­һи­дул­ли­на ка­ра­шын­ча, «та­тар шигъ­ри­я­тен­дә аван­гард бер­бө­тен юнә­леш яки агым ха­сил ит­ми, бәл­ки па­фос үзен­чә­ле­ге, ли­рик ге­рой би­ре­ле­ше, фор­ма өлкәләрен­дә төр­ле­ле­ге бе­лән ае­ры­лып тор­ган кү­ре­неш­ләр рә­ве­шен­дә яши». Бу ел­лар­да аван­гард эз­лә­нү­ләр баш­та шигъ­ри­ят­тә урын ала, ан­на­ры баш­ка төр­ләр­гә үтеп ке­рә. Үзгә­реш әсәр­ләр­нең фор­ма­сын­да да, эс­те­тик та­би­га­тен­дә дә кү­зә­те­лә. Нә­ти­җә­дә, ав­тор 1960–80 ел­лар та­тар шигъ­ри­я­тен әдә­би кыйб­ла үз­гә­рү, мил­ли ни­гез­ләр­гә әй­лә­неп кай­ту ва­кы­ты дип бә­я­ләү­гә ки­лә. Аван­гард эз­лә­нү­ләр һәм аның мил­ли шигъ­ри­ят­кә йо­гын­ты­сы, ша­гыйрь­ләр иҗа­тын­да төр­ле план­да һәм яс­сы­лык­та ча­гы­лыш үзен­чә­лек­лә­ре Р. Фәйзул­лин, Г. Аф­зал, И. Юзеев, Р. Әх­мәт­җа­нов, Р. Га­таш, Ш. Анак, Р. Ха­рис, М. Әгъ­лә­мов, Зөл­фәт иҗа­ты­на нис­бәт­ле тик­ше­реп бә­я­лә­нә. Хез­мәт­нең икен­че бү­ле­ген­дә 1960–80 ел­лар­да та­тар про­за­сы үсе­ше өйрә­не­леп, ав­тор бу чор та­тар әдә­би­я­ты­ның мил­ли ни­гез­ләр­гә кай­ту­ын, ХХ га­сыр ба­шы әдә­би­я­ты бе­лән ике ара­да кү­пер бул­ды­ру­ын, өр-яңа алымнар­ны бе­рен­че план­га этә­рүе эпик әсәр­ләр­дә ае­ру­ча ачык ча­гы­лу­ын дә­лил­ли. Шул план­да та­тар про­за­сы­ның әдә­би юнә­леш­ләр­гә мө­нә­сә­бә­те, чын­бар­лык­ны су­рәт­ләү­дә яңа юл­лар эз­лә­ве Ә. Ени­ки, Г. Әп­сә­ләмов, Г. Бә­ши­ров, Г. Аху­нов, Н. Фәт­тах, Х. Сарь­ян, Ш. Хө­сәе­нов, Ә. Ба­ян, М. Юныс, А. Гый­лә­җев, М. Га­ли­ев иҗат­ла­ры аша бә­я­лә­нә.
Д. За­һи­дул­ли­на­ның фән­ни эз­лә­нү­лә­рен­дә зур бер тар­мак­ны хә­зер­ге әдә­би­ят, аның фә­не алып то­ра. Ул, бе­рен­че­ләр­дән бу­лып, ХХ га­сыр ахы­ры – XXI га­сыр ба­шы та­тар әдәбиятын­да кү­зә­тел­гән әдә­би-эс­те­тик эз­лә­нү­ләр­не, алар­ның та­би­га­тен, әдип­ләр­нең те­ма-мо­тив­лар, жанр һәм жанр фор­ма­ла­ры, ае­ру­ча сән­га­ти алым­нар һәм ча­ра­лар өлкәсендә­ге та­быш­ла­рын җен­тек­ләп бар­лау, алар­ның әдә­би про­цесс­та­гы уры­нын бил­ге­ләү бу­ен­ча тик­ше­ре­нү баш­лый. Га­ли­мә­нең фән­ни, шу­лай ук «Ка­зан ут­ла­ры», «Мәй­дан» ке­бек әдә­би жур­нал­лар­да, төр­ле җы­ен­тык­лар­да та­тар, рус, тө­рек, инг­лиз тел­лә­рен­дә ба­сы­лып чык­кан мә­ка­лә­лә­ре, «Я­ңа дул­кын­да» (2006) дип атал­ган тән­кый­ди яз­ма­лар җыен­ты­гы та­тар әдә­би­ят фә­нен­дә яңа сүз бу­ла­рак ка­бул ите­лә. Хез­мәт­ләр­дә урын ал­ган Ф. Сад­ри­ев, Т. Миң­нул­лин, Т. Га­лиул­лин, Ф. Бәй­рә­мо­ва, Н. Гый­мат­ди­но­ва, М. Га­ли­ев, Ф. Са­фин, Р. Зәй­дул­ла, Г. Гыйль­ма­нов, М. Кә­би­ров һ.б. иҗат порт­рет­ла­ры фән­ни ни­ге­зе, ана­ли­тик бә­я­лә­мә­се, әдип­нең сән­га­ти дөнь­я­сын дә­лил­ле ачу­ның үр­нә­ге бу­лып то­ра­лар. Хә­зер­ге әдә­би­ят­ка бәя бир­гән­дә, Д. За­һи­дул­ли­на күп­га­сыр­лык әдә­би­я­ты­быз ка­за­ныш­ла­ры би­ек­ле­ген­нән то­рып сүз алып ба­ра. Шу­ңа аны, бе­рен­че чи­рат­та, сүз сән­га­тен­дә үз сти­лен тап­кан һәм сән­га­ти эз­лә­нү­дә, әдә­би-эс­те­тик ка­раш­ла­рын­да җит­ди яңа­лык алып кил­гән әдип­ләр кы­зык­сын­ды­ра. Шун­дый­лар иҗа­ты­на бәя би­рү аша та­тар әдә­би­я­ты­ның ки­лә­чәк­тә үсеш-үзгә­реш юл­ла­рын, юнә­леш­лә­рен бил­ге­ләү­гә ки­лә.
Та­тар әдә­би­я­ты­ның үсеш-үз­гә­ре­шен, ан­да бар­ган кы­зык­лы эз­лә­нү­ләр бе­лән баш­ка мил­ләт уку­чы­ла­рын да та­ныш­ты­ру мак­са­тын­да рус те­лен­дә дөнья күр­гән  «XX–XXI гасырлар чи­ген­дә та­тар поэ­зи­я­се һәм про­за­сы: эс­те­тик ори­ен­тир­лар һәм әдә­би эз­лә­нү­ләр» (2018) мо­ног­ра­фи­я­се ике га­сыр чи­ге әдә­би­я­тын өй­рә­нү­дә яңа баш­лан­гыч бу­лып то­ра. Ав­тор без­нең күз ал­дын­да бар­ган әдә­би про­цесс­ны фән­ни ка­за­ныш­лар­га ни­гез­лә­неп бә­я­ли, җит­ди ги­по­те­за­лар бе­лән чы­гыш ясый. ХХ га­сыр ахы­рын­да та­тар әдә­би­я­ты үсе­ше­нең яңа эта­бы­на кер­де, дип са­ный га­ли­мә. Бу, бе­рен­че чи­рат­та, сүз сән­га­те­нең төр­ле­ле­ген­дә ча­гы­ла. Клас­сик тра­ди­ци­я­ләр­не ае­ру­ча үз ит­кән әдә­би­я­ты­быз, мо­дер­низм һәм пост­мо­дер­низм алым­на­ры­на да бик те­ләп мө­рә­җә­гать итә, чын­бар­лык­ны ча­гыл­ды­ру­ның яңа­дан-яңа юл­ла­рын эз­ли. Бу исә ХХ йөз ба­шы тар­ди­ци­я­лә­рен, шу­лай ук га­сыр­ның 60 ел­ла­рын­да урын ал­ган мил­ли ха­си­ят­ләр­не кал­кы­тып ку­ю­га, алар­да урын ал­ган те­ма һәм проб­ле­ма, жанр һәм мо­тив эз­лә­нү­лә­рен, сән­гать ча­ра­ла­ры бай­лы­гын яңа за­ман­га бәйле ачу­да, бә­я­ләү­дә, киң план­да уку­чы­га җит­ке­рү­дә ча­гы­ла.
Д. Ф. За­һи­дул­ли­на бү­ген дә ак­тив иҗат­та бу­лып, та­тар әдә­би­я­ты та­ри­хын тик­ше­рү­нең яңа­дан-яңа юл­ла­рын, нә­ти­җә­ле ме­тод-алым­нар­ны эз­ләү­не дә­вам итә. Бу көн­нәр­дә үзе­нең го­мер бәй­рә­мен бил­ге­ләп үтү­че ка­ләм­дә­ше­без­гә сә­ла­мәт­лек, яңа фән­ни ка­за­ныш­лар, хез­мәт уңыш­ла­ры те­ләп ка­ла­быз.
 

Әл­фәт ЗАКИРҖАНОВ


Фото: «Казан утлары» архивыннан


 

«Мәйдан» № 10, 2019 ел

Комментарийлар