
Төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда бераз кар ява. Төнлә һәм иртән томан төшә, күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә – 4-9, аязган вакытта 13 градус салкын булачак. Көндез 0-5 градус салкын.
Казанда төнге сәгатьләрдә – 6-8, аязганда – 11 градус салкын. Көндез исә 1-3 градус салкын булыр дип фаразланыла.
19 февральгә каршы төндә бераз кар ява, һава температурасы 3-8, аязган вакытта 11 градуска кадәр түбән төшә.
Комментарийлар