Логотип «Мәйдан» журналы

Европа чемпионатында кыска программадан соң, Алинә Заһитова лидер булды

Россиянең тимераякта фигуралы шуучысы, Олимпия чемпионы Алинә Заһитова кыска программаны башкарганнан соң, Европа чемпионатында алдынгы булды.Бу турыда РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.Минск шәһәрендә...

Европа чемпионатында кыска программадан соң, Алинә Заһитова лидер булды
Россиянең тимераякта фигуралы шуучысы, Олимпия чемпионы Алинә Заһитова кыска программаны башкарганнан соң, Европа чемпионатында алдынгы булды.
Бу турыда РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.
Минск шәһәрендә уза торган Европа чемпионатында Алинә Заһитова кыска программада 75,00 балл алды. Икенче урында Россия спортчысы Софья Самодурова (72,88), өченче урында Швейцария кызы Алексия Паганини (65,64).
Тагын бер Россия спортчысы Станислава Константинова (56,76) әлегә унберенче урында.
Ирекле программа 25 гыйнварда булачак.

  • Алинә Заһитова 2018 елда Пхенчхан шәһәрендә уздырылган Кышкы олимпия уеннарында фигуралы шууда хатын-кызлар арасында беренче урынны яулады.

  •  2018 ел азагында Алинә Заһитова “Көмеш нәфис болан” (“Серебрянный лань”) премиясе лауреаты булды. Бу премияне Россиянең Спорт журналистлары федерациясе елның иң яхшы спортчыларына тапшыра.


 https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/23/179395/

Комментарийлар