Логотип «Мәйдан» журналы

Эш урынында җәрәхәт алганда нишләргә?

Эш урынында күңелсез хәл килеп чык­кан очракта, беренче чиратта хезмәтне саклау бүлегенә йә предприятие җитәкчесенә хәбәр итәргә, тиз арада «ашыгыч ярдәм» хезмәте чакыртып, зыян күргән хезмәткәрнең як...

Эш урынында күңелсез хәл килеп чык­кан очракта, беренче чиратта хезмәтне саклау бүлегенә йә предприятие җитәкчесенә хәбәр итәргә, тиз арада «ашыгыч ярдәм» хезмәте чакыртып, зыян күргән хезмәткәрнең якыннарына бу хакта әйтергә кирәк.
ec3736700cf5e3136bdbc2697bd75e3f_XL
Башка хезмәткәрләргә куркыныч янамый икәнлеге ачыклангач, әлеге бәхетсезлек очрагы махсус журналда билгеләнгән формада теркәлә. Бу хакта әлеге эш белән шөгыльләнүче оешмаларга, әйтик, Россия хезмәт инспекциясенә, Социаль иминиятләштерү фонды, прокуратурага хәбәр ителә. Тикшерү эше башланганчы, бәхетсезлек очрагы булган урындагы әйберләрне кузгатмау яки барысын да фотога, видеога төшереп калдыру сорала. Беренче көнне үк җәрәхәт алу турында медицина белешмәсе алу да мөһим. зыян күргән кешегә өч көн эчендә әлеге бәхетсезлек очрагы теркәлгән акт тапшырыла. Аның буенча эшкә яраксыз кешегә билгеләнгән тәртиптә иминият түләве бирелә.
 
http://shahrikazan.com/tt

Комментарийлар