Логотип «Мәйдан» журналы

Эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды

26нчы декабрь көнне Чаллы татар драма театрының кече залында язучыларның еллык йомгак җыелышы узды.

Чарада Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мәрвән улы Хәлимов, мәдәният идарәсе башлыгы Румиль Кәрамиев, Чаллыда һәм якын-тирә шәһәр-районнарда яшәп иҗат итүче каләм ияләре катнашты. Чараны «Ләйсән» әдәби берләшмә әгъзалары ачып җибәрде: алар театральләштерелгән Яңа ел спектакле күрсәттеләр.

Җыелышны ТР Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы Факил Сафин алып барды, ул бүлекнең ел дәвамында алып барган эшчәнлеге нәтиҗәләре, каләмдәшләренең уңышлары, киләсе елга планнар турында сөйләде.

«2023 ел Укытучы һәм остаз елы булды. Каләмдәшләребез арасында да остаз дип зурлап атарлык шәхесләребез бар. Әйтик, Түбән Камада яшәүче өлкән яшьтәге язучы, шагыйребез Фәтхулла Абдуллин, Чаллыдан Айдар Хәлим, Әнвәр Шәрипов шундыйлардан. Шулай ук Бөтендөнья Татар конгрессы Дастаннар елын игълан иткән иде. «Мәйдан» журналы ел дәвамында дастаннар темасын яктыртып барды. Киләсе ел Рәсәйдә Гаилә елы булачак, Татар конгрессы исә Шәхес елы дип билгеләде. Ел татар әдәбиятында тирән эз калдырган олпат шәхесләребезне зурлаудан башланачак. Разил Вәлиев, Шәйхи Маннурны искә алу чаралары гыйнвар аенда ук узачак», ‒ дип сүзен башлады Факил Сафин.Ул шулай ук җирле бүлеккә караган каләм әһелләренең балалар бакчалары, мәктәпләрдәге балалар һәм якын-тирә районнарда яшәүче күп кенә әдәбият сөючеләр белән еш очрашуларда булулары, бу язучылык хезмәтенең мөһим бер өлеше булуы турында әйтеп узды.

Яшь каләм ияләрен барлау һәм бер тирәгә туплау эше дә уңышлы бара. Яшьләр белән турыдан-туры Лилия Гыйбадуллина эшчәнлек алып бара, Факил Сафинның иҗат остаханәсе дә тулы көченә эшли. «Бүгенге көндә Айзирә Имамова, Гөлназ Нуриева, Алия Зартдинова, Айдар Нуриев кебек яшьләр ‒ татар әдәбиятының өметле киләчәге», ‒ диде Факил Сафин.

Җыелыш язучылар өчен махсус әзерләнгән бәйрәм табыны артында дәвам итте.

 

Гөлназ НУРИЕВА

Фото: Гөлназ Нуриева, Гөлнар Караева

Галерея

Комментарийлар