Логотип «Мәйдан» журналы

«Әниләр чишмәсе» — йөрәк балкышы

Кичә Башкортостанның Чакмагыш авылы җирлегенең, иң гүзәл табигатьле җирләренең берсендә — Сәет тавы итәгендә урнашкан чишмә ачылды.«Әниләр чишмәсе»нең төзекләнү эшләренең иганәчесе, игелекле һәм олуг...

Кичә Башкортостанның Чакмагыш авылы җирлегенең, иң гүзәл табигатьле җирләренең берсендә — Сәет тавы итәгендә урнашкан чишмә ачылды.«Әниләр чишмәсе»нең төзекләнү эшләренең иганәчесе, игелекле һәм олуг абруйлы якташыбыз — Данис Кәшфи улы Шәрипов булды. Ул үзе дә  Совет урамында туып-үскән, буй җиткән. Шушы изге чишмәнең саф зәм-зәм сулары , чылтыр агымсулары, тирә-юнендәге яшел хәтфәлек — аның өчен иң якын урыннарның берсе!
«Әниләр чишмәсе»н ачу тантанасы изге дога белән ачылып, күренекле якташларыбыз Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар катнашуында, җыр-моң белән үрелеп барды. Сценарий авторы, нәфис сүз остасы, Чакмагыш районы биләмәсенең «Сәхибҗамал» төбәк иҗтимагый оешмасының бу җирлек буенча җитәкчесе Луиза ханым Ишморатова алып барды.
Яшьләр, балалар да монда катнашып, әлеге изге гамәлнең шаһитлары булулары аеруча сөендерде! Алда әле исеме-җисеменә туры килеп торган чишмәнең бәрәкәтле суларына яшь киленнәр дә төшәр, тирә-юньдә төзекләндерелгән матур ял урыннары да халыкның яраткан ял урынына әверелер дигән теләктәбез!




Юлай НИЗАЕВ,


Башкортостан татар яшьләре оешмасы рәисе, «Рәйхан» клубы әгъзасы


Комментарийлар