Логотип «Мәйдан» журналы

Энергия бирә торган 10 продукт

Арыганлыкys бетерә торган һәм көне буена энергия бирә торган продуктлар бар.  Бүгенге күзәтүдәге исемлектә – 10 ризык. Гадәттә, без тизрәк уяныр өчен иртән кәһвәгә «ябырылабыз». Укуга яисә эшкә б...

Арыганлыкys бетерә торган һәм көне буена энергия бирә торган продуктлар бар.
 
Бүгенге күзәтүдәге исемлектә – 10 ризык. Гадәттә, без тизрәк уяныр өчен иртән кәһвәгә «ябырылабыз». Укуга яисә эшкә баргач, тагын бер чынаяк эчәбез. Ә, баксаң, бу эчемлек белән артык мавыгу начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икән. Организмда кофеинның күп булуы организмның сусыз калуннан, баш авыртуыннан йөрәк һәм ашкайнату тракты авыруларына кадәр китерергә мөмкин, ди. Ярый әле кәһвәдән башка да табигый энергетиклар җитәрлек.
1. Миндаль (Бадәм чикләвеге)
Чи миндаль – көнне башлау өчен менә дигән вариант. Анда Е витамины, магний, аксым бар. Көненә 30 грамм миндаль ашау (якынча 23 чикләвек) кандагы шикәр күләмен нормальләштерә һәм йөрәк-кан тамырлары авруларын киметә.
2. Алма
Алмаларның гликемия индексы түбән. Шуңа аның составындагы шикәр кандагы шикәр күләмен арттырмый.
3. Банан
Банан составындагы калий, В төркеменә кергән витаминнар ризыкны энергиягә әйләндерә. Тикмәгә генә спортчылар да банан белән тукланмый. Бу җиләк-җимеш арыганлыкны бетерә, дәвамлы күнекмәләр вакытында көч бирә.
4. Чиа орлыклары
Бу орлыклар – биологик «батерейка»ларыңның эшләү мөмкинлеген арттыру өчен тагын бер ысул. Орлык составындагы омега-3 майлы кислоталар кәефне күтәрә, оргинзмдагы ялкынсыну процессларын киметә. Клетчатка энергияне арттыра. Бары тик 2 бал кашыгы чи орлыкларын иртәнге смузига өстә һәм кәеф күтәренкелеге бүләк итә.
5. Кокос мае
Аның составында майлы кислоталар күп. Ләкин исмендә «май» сүзе булса да, алар тиз арада энергиягә әйләнә, шуңа да билдә «утырып калмый». Әгәр син көнеңне актив рәвештә планлаштырасың икән, яшелчә боламыгына 1 кашык кокос маен өстәү көне буе ат кебек эшләргә мөмкинлек бирә.
6. Йомырка
Тавык биргән нигъмәттә тимер, аксым, холин бар. Алар баш мие эшчәнлеген яхшырта. Җитмәсә, аксым мускуллар массасын арттыра. Алга таба бу матдәләрнең һәм энергиянең алмашын яхшырта.
7. Әфлисун согы
Әле генә чыгартылган әфлисун согы тәмле генә түгел, туклыклы да! Ул С витамины белән тулы. Бу витамин организмны энергия белән тулыландыра, баш мие эшчәнлеген яхшырта. Йокы килүне дә «ә» дигәнче, юкка чыгара.
8. Сальса
Иртә белән ризыгыңа шушы әче соусны өстәү организмны энергиягә баета. Йомырка тәбәсе яки омлетка шушы соусны өстәсәң, ул кан тамырларын киңәйтеп җибәрә, уятып җибәрә.
9. Җиләк-җимеш һәм яшелчә
Әле генә өзеп алынган җиләк-җимеш яки яшелчә организмны селкетеп җибәрә, арыганлыкны бетерә. Көнеңне туклыклы яшел смузи һәм алмадан башлап җибәрсәң, энергиянең сиңа ничек агылганын сизми дә калырсың.
10. Су
Су организмдагы кислород күләмен арттырырга булыша. Безнең организм 80 процентка судан тора. Димәк, безгә аз гына да су җитмәсә, бу безнең активлык кимүенә китерә дигән сүз. Шуңа да уянып китәр өчен, су эч! Бүлмә температурасында торган суны иртән иртүк эчәргә дә онытма. Бу иртәнге арыганлыкны юкка чыгара һәм организмдагы матдәләр алмашынуын яхшырта.
 
Чыганак: http://yalkyn.com/achysh/23749/

Комментарийлар