Логотип «Мәйдан» журналы

Эльмира Сөләйманова Вәсилә Фәттаховага багышлап җыр яздырган

Җырчы Эльмира Сөләйманова Вәсилә Фәттаховага багышлап "Дуслар китә" исемле тирән мәгънәле җыр яздырган.- Җырның иң элек сүзләре барлыкка килде. Гөлназ Даутова шигырь язып бирде. Сүзләре ошагач, ике дә...


Җырчы Эльмира Сөләйманова Вәсилә Фәттаховага багышлап "Дуслар китә" исемле тирән мәгънәле җыр яздырган.



zeecFFU-b3M
- Җырның иң элек сүзләре барлыкка килде. Гөлназ Даутова шигырь язып бирде. Сүзләре ошагач, ике дә уйламыйча Ильмира Нәгыймовага көй иҗат итәргә тәкъдим иттем. "Дуслар китә" җыры әнә шулай туды. Бу җырымны якын дустым Вәсиләнең якты истәлегенә багышлыйм. Вәсилә белән тәүге тапкыр 5 еллап элек концертта чыгыш ясаганда таныштык. Ул бик ачык, киң күңелле, мәрхәмәтле, ихлас кеше иде. Мин аны бик юксынам, - дип сөйли Эльмира Сөләйманова.
Мәңге кайтмас җиргә китеп бара дуслар.
Күз яшьләре ага юл буйлап...
Маңгайга язылган язмыш сынауларын
Булмый икән, булмый шул сайлап...


 
Чыганак: http://intertat.ru/tt/

Комментарийлар