Логотип «Мәйдан» журналы

Эльмира Галимова: республикада милли композиторлар буыны тәрбияли алырдай педагоглар юк

Композитор Эльмира Галимова республикада милли композиторларның бөтен бер буынын тәрбияли алырдай педагоглар җитмәүгә борчылуын белдерде. Бу фикерләре белән ул “Мирас” фестивале башланыр алдыннан “Тат...

Эльмира Галимова: республикада милли композиторлар буыны тәрбияли алырдай педагоглар юк
Композитор Эльмира Галимова республикада милли композиторларның бөтен бер буынын тәрбияли алырдай педагоглар җитмәүгә борчылуын белдерде.
Бу фикерләре белән ул “Мирас” фестивале башланыр алдыннан “Татар-информ” хәбәрчесе белән уртаклашты.
“Фестиваль кысаларында татар музыкасы классикларын тыңлыйбыз. Алар программага күп кертелгән, төрле жанрларда бирелгән. Ләкин алга таба яшь буын композиторлары тәрбияләнмәсә, безнең “Мирас” фестиваленең киләчәге булырмы икән?” – дигән сорау куя композитор, сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Галимова.
“Ул булыр инде булуын, мирас булган әсәрләр кабатланыр. Ләкин яңалары язылырмы? Музыка мәктәпләре программасына композиция дәресләре кертелмәсә, эстафетаны музыка көллияте дәвам итмәсә, консерваториядә дәресләрне татар композиторлары алып бармаса, алар булмаячак, - ди композитор.
“Казан консерваториясендә миллилекне бирә торган педагогларыбыз юк дәрәҗәсендә. “Татар кафедрасы бар, татар дөньясында танылган исемнәр бар”, дисәк тә, бу чынлыкта бөтен бер буынны тәрбияләп бирә алырлык дәрәҗәдә түгел. Алар бик аз”, - ди Эльмира Галимова.

  • 19, 23, 26 гыйнвар көннәрендә Казанда Н.Җиһанов исемендәге “Мирас” татар музыкасы фестивале үтә. Быелгы концертлар Татарстан композиторлар берлегенең 80 еллыгына багышлана.


Өченче концертта Эльмира Галимованың Фортепиано белән оркестр өчен концерты яңгыраячак.



https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/24/179420/

Комментарийлар