Логотип «Мәйдан» журналы

Әлмәттә язучылар белән очрашу булды

Әлмәттә язучылар очрашуга килгән һәр кешегә үз китапларын бүләк иттеләр, дип яза район басмасы.3 гыйнвар көнне балалар язучылары, Р. Төхвәтуллин премиясе ияләре, Татарстан язучылар берлеге әгъзалары Л...

Әлмәттә язучылар очрашуга килгән һәр кешегә үз китапларын бүләк иттеләр, дип яза район басмасы.
3 гыйнвар көнне балалар язучылары, Р. Төхвәтуллин премиясе ияләре, Татарстан язучылар берлеге әгъзалары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар шәһәрнең С. Сөләйманова исемендәге китапханәдә дөньякүләм әдәби марафонда катнашучылар белән очрашып, үз иҗатлары белән якыннанрак таныштырдылар.
Әдәби марафончылар Лилия белән Резеда Фәрхетдиноваларның иҗатларын бик җылы кабул иттеләр. Язучылар гаилә белән бергәләп китап укуның туган телебезне саклауда әйтеп бетергесез әһәмияткә ия булуын ассызыклап уздылар.
Ахырдан, гадәттәгечә, язучылар очрашуга килгән һәр кешегә үз китапларын бүләк иттеләр. Очрашу бик җылы узды, диелә хәбәрдә.
 

Фото: http://almet-rt.ru


Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/culture/05-01-2022/lm-tt-yazuchylar-bel-n-ochrashu-buldy-5846559

Комментарийлар